Ак чәчәк (лат. Leucanthemum) – болын ромашкасы, оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Ак чәчәк
Халыкара фәнни исем Leucanthemum Mill., 1754
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон астровые[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 76(1)[d]

 Ак чәчәк Викиҗыентыкта

Атамасы үзгәртү

Латинча фәнни исеме борынгы грек теленнән килеп чыккан. λευκός - ак һәм νθεμον - чәчәк. Русча атамасы "нива" сүзеннән - нивяник[1]. Россиядә таралган ак чәчәкне гади телдә ромашка дип атыйлар, гәрчә бу үсемлекләр төрле ыругларга карый[2][3]

Таралуы үзгәртү

Татарстан республикасында бер төре билгеле – гади ак чәчәк (L. vulgare) – барлык районнарда да очрый. Коры үзәнле болыннарда, урман аланнарында, елга тугайларында үсә.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

 
Leucanthemum vulgare
 
Leucanthemum vulgare

Сабагы туры, күбрәк ялгыз, ботаксыз, 15-60 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, тамыр янындагылары – озын саплы һәм каяулы, сабактагылары – утырма, озынча. Сабак очында ялгыз зур кәрзине бар. Сирәк кенә 2-5 кәрзин булырга мөмкиню Кырыйдагы телсыман чәчәкләре ак, уртадагы көпшәсыман чәчәкләре сары төстә, серкәчләре һәм жимшәне бар. Җимешлек танаучыкларының саны 12-40, танаучык икегә аерылган. Җимеше – сырлы орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрь айларында өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи. Орлыклары озынча, көрән төстә, өслекләре аксыл төстәге җыерчыклы.

Кулланылыш үзгәртү

Яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, орлыкларында май бар.

Үсемлек бәвел кудыру, авыртуны басу, ялкынсынуга каршы, җәрәхәтне төзәтү үзлекләренә ия.

Баллы үсемлек.

Бакчадагы катмарлы төрләрен декоратив үсемлек буларак үстерәләр. [4]

Искәрмәләр үзгәртү

Қазақ энциклопедиясы

  1. Нивяник Архив копиясе, 20 сентябрь 2020. Wayback Machine, Архив природы России / Био-энциклопедия.
  2. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  3. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ak-chchk