Акъяр, Чертуш, Чаллы Башы һәм Шахмай авылларыннан Сталинград сугышында катнашучылары (бүлүгә)

Хәсәншин Мирза Хәсәнша улы 1917 елда Чистай районы Акъяр авылында туа, 1939 елда 22 яшендә совет-фин сугышына алына. Икенче бөтендөнья сугышы башланган көнне ул : «Ял көне казармада ята идек (Черновец шәһәре), кинәт тревога яңгырады, немец самолетлары бомбага тота башлады...”дип искә ала. Танкист механик-водитель өчен сугыш әнә шулай башланып китә.1942 нче елның 19 нчы ноябрь көнне Сталинградны азат итү өчен “Уран” операциясендә Н.Ф.Ватутин командалыгындагы Көньяк-Көнбатыш фронт составында катнаша, “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә. Мирза абый Сталинград сугышын “...Без трактор заводында идек. Заводка каршы урнашкан Мамай Курганы өчен дәһшәтле танк сугышлары башланды. Бик зур авырлык һәм югалтулар белән җиңүгә ирештек ...”дип искә ала. 1943 нче елда Курск дугасында катнаша һәм “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Германиягә хәтле барып җитеп, 1947 нче елда гына авылга әйләнеп кайта. Озак еллар буена ферма мөдире булып эшли. Бу истәлек 1974 нче елда 10 нчы Б сыйныфы укучысы Галимов Газинур тарафыннан язып алынган. Хәсәншин Мирза бабай 1987 нче елда вафат булган.

Хәлилов Һәдиулла 1916 нчы елда Чистай районы Акъяр авылында туа, 1941 нче елда сугышка алына, Мәскәү, Воронеж өчен сугышларда катнаша. 1942 нче елда Сталинград янына күчерелә. Сталинград өчен сугышларларны ул түбәндәгечә искә ала: “...Сугыша торгач, исемсез биеклеккә (Мамай курганы) килеп чыктык, ләкин пехота үтә алмый. Ике пушканы туры наводкага ата торган итеп көйләдек, туры наводкага көйләү бик куркыныч иде. Немецларның миномет точкаларын юк иттек һәм пехота биеклекне алды.” Һәдиулла абый контузия ала, “За оборону Сталинграда”, “За отвагу”медальләре белән бүләкләнә. Аннан соң ул Брянск фронтына артиллерия разведчигы булып китә. Монда көчле сугышлар вакытында ике аягын да снаряд кыйпылчыгы яралап, 6 ай госпитальдә ята, күрсәткән батырлыклары өчен ул “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Хәлилов Һәдиулла абый генерал Рыбалко җитәкчелегендәге танковый полкта разведчик булып Германиягә хәтле барып җитә, яраланып 3 ай тагы госпитальдә була. “За взятие Берлина”, “За освобождение Праги”, “За победу над Германией” медальләре һәм “Отечественная война” ордены белән бүләкләнеп, туган авылына кайта . Бу истәлек 10 нчы А сыйныфы укучысы Хәлилова Кадрия тарафыннан 1974 нче елда язып алынган. Сугыштан кайткач, тракторчылар бригадиры булып эшли. Хәлилов Һәдиулла бабай 2001 нче елда вафат була.

Чертуш авылыннан да Сталинград сугышында катнашучылар турында истәлекләр табылды. Шуларның берсе - Хәйруллин Зәйнулла Хәйрулла улы. Ул 1904 елда Чертуш авылында дөньяга килгән, 1941 нче елның 26 нчы августында сугышка китә. Хәрби хәзерлек үткәч, Мәскәү янындагы сугышка озатыла. Мәскәү өчен барган хәлиткеч сугышта Зәйнулла абый яралана, контузия ала. 3 ай Иваново госпиталендә дәвалангач, Ржев фронтына җибәрелә. Икенче кат яраланып, госпитальдә ятып чыккач, 1942 нче елның сентябрендә Сталинград фронтына җибәрелә, анда разведчик хезмәтен башкара. Күрсәткән батырлыклары өчен “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә.

Шулай ук Чаллы Башы авылында 1923 елның 21 нче декабрендә туган Дәүләтшин Фәрукша абыйның, 10 нчы Б сыйныфы укучылары Гайфетдинов һәм Әхмәдиев Фәргатьләр язып алган истәлекләрдән(1969 нчы ел), Сталинград сугышында катнашканлыгы күренә. Фәрукша абый “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә. Исән-сау әйләнеп кайткач, туган авылында тракторда эшләгән.

Шахмай авылыннан Шәйхетдинов Әгъләм Тәхаутдин улы (1917 нче елда туган) 1941нче елның 14 июлендә 20 яшендә сугышка киткән. “...Без авылдан 12 кеше бергә киттек, Казанда авылдашлар белән юлларыбыз аерылды. Мине кече командирлыкка укырга алдылар. 3 ай укыганнан соң, Корело-финский фронтка җибәрделәр. 1942 нче елда Сталинград өчен барган сугышларда катнаштым, җиңелчә яраланып, 2 атна госпитальдә яттым һәм кире сугышка кердем, “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләделәр...” дип, Әгъләм абый тарих түгәрәге әгъзалары белән хатирәләр уртаклашкан. Сталинградтан соң ул Брянск өчен сугышта катнаша, каты яраланып, 11 ай госпитальдә ята. Яңадан сугышка җибәрелми, химскладлар саклый. Кайткач, тракторда эшли, 1977 нче елның 22нче августында 60 яшендә вафат була.

Бөек Октябрнең 50 еллыгына багышлап, 1966-67 нче уку елында 10 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр җыйган. 1966 нчы елның 27 нче декабрендә 10 сыйныф укучылары Хәйруллина һәм Гелметдинова тарафыннан  Акъяр авылы кешесе Закиров Бәязит абыйдан язып алынган истәлекләр шулай ук бик кызыклы: “Мин 1904 нче елда Акъяр авылында тудым. 1942 нче елның 22 нче апрелендә сугышка киттем. Яр Чаллыдагы переправага эләктем. Анда безне, суда паром төзеп, солдатларны, танк-машиналарны су аша чыгарырга өйрәттеләр. Шуннан Сталинградка алып киттеләр (Идел елгасына). Пристань төзегәндә, бик авыр булды, суга баттым, иптәшләрем генә коткарып калды. Кабак, туңган бәрәңге ашап тордык, 3әр көн ач торган чаклар да булды. Сталинград сугышыннан соң, Днепр суына киттек, бу вакытта мин 2 нче фронт, понтонный часть, 2 нче батальон, 8 нче полк составында идем. Днепрны кичеп чыкканда, бик күбәү үлдек: батальонда 195 татар идек, сугыштан бары 11 татар гына әйләнеп кайттык... Төньяк  Донецк  суын кичкәндә, танклар чыгарганда яраландым, 1 ай госпитальдә булдым. Венгрия аша үтеп Чехославакиягә хәтле барып җиттем. 1945 нче елның 8 нче мае иде, сугыш беткәнлеген хәбәр иттеләр. Бераз Румыниядә торгач, 1945 нче елның сентябрь башында авылга кайттым, 5 медалем бар. Хәзер  балта остасы  булып эшлим...” Бәязит абый озак еллар Акъяр авылында яшәгәч, Чистай шәһәренә күчеп китә һәм анда вафат була. 

Шул ук альбомда 1900 нче елгы Чертуш авылы кешесе Гелметдинов Кыям Гелметдин улы турында кыскача истәлекләр бар. Гелметдинов Кыям 1919 елда Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыша. 1922 нче елда Гражданнар сугышыннан әйләнеп кайта, колхоз төзелешендә катнаша. 1941 нче елда сугышка китә, артиллерист була. Сталинград сугышында катнаша, 1945 нче елда Чехословакиядә җиңүне каршылый, “За оборону Сталинграда”, “За взятие Будапешта”, “За отвагу” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Шул ук альбомда Чаллы Башы кешесе Насибуллин Габделхак  турындагы истәлекләр дә игътибарга лаек: “Мин 1907 нче елның 21 нче июлендә Чаллы Башы авылында тудым. Сугышка кадәр Кастрома шәһәрендә гади эшче булып эшләдем. 1941 нче елның 22 июлендә сугышка киттем. Прожектор батальонында өлкән прожекторчы идем. Аннан  пехотага күчерелдем, 74 нче укчы полкның 26170 “п” частендә пулеметчы булдым. Ленинград блокадасын өзүдә, Сталинград өчен сугышларда , Великие Луки, Орша, Смоленск, Волокаламск шәһәрләрен алуда катнаштым. Җиңүне Берлинда каршыладым.  Хәзер колхозда умартачы булып эшлим...” Бу истәлек 1966 нчы елда Исмәгыйлев Сәгыйдулла тарафыннан язып алына.