Акциз - кайбер куллану товарларның (исерткеч эчемлекләр, тәмәке, автомобилләр, алтыннан ясалган әйберләр һ.б.) сату бәяләренә өстәлә торган турыдан-туры булмаган салым төре. Акцизның күләме, кагыйдә буларак, сатыла торган әйберләрнең үз бәяләренә бәйле булмый, ул бюджетның керемнәр өлешен арттыру ихтияҗларыннан яки салым салуның башка максатларыннан чыгып бәяләнә.