Актиник кератоз (фотокератоз, сениль кератоз) — таралган, әкрен үсүче ясалу, сирәк кабакларда урнаша. Гадәттә артык кояш нурланышына дучар булган ак тәнле өлкән кешеләрне зарарлый. Аеруча еш урнашуы — маңгай һәм чукның арткы өслеге. Бу чир яссы күзәнәкле яман шешкә әверелә ала.

Актиник кератоз
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару imiquimod[d][1], диклофенак[d][1], фторурацил[d][1], ingenol mebutate[d][1], solasonine[d][2], ingenol mebutate[d][3], imiquimod[d][4] һәм аминолевулиновая кислота[d][5]
ICD-9-CM 702.0[6][7] һәм 702.19[7]
NCI Thesaurus идентификаторы C3148[6]
 Актиник кератоз Викиҗыентыкта

1. Гистология. Дисплазия, гиперкератоз, паракератоз һәм формалашучы тире мөгезе билгеләре белән тигезсез эпидермис (рәс. 4. 9а).

2. Билгеләре

• Төгәл чикле һәм тәңкәле өслекле, өсте ярыла алган гиперкератоз билгеләре белән ясалу (рәс. 4. 9б).

• Сирәк төер яки сөял сыман була һәм тире мөгезенең ясалу чыганагы була ала.

3. Дәвалау. Биопсия аннары шешне кисеп алу яки аеруча күп санлы ясалуларда криотерапия.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.