Аксу авылы тарихы
Моннан 300/өч йөз/ ел элек хәзерге Аксу авылы урнашкан урында куе урман була. Аның уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыккан. Тау итәгеннән төшкәч Бола елгасына 1 км.лар чамасы җитмичәрәк “каты җир”дигән урын бар. Тау итәген ике яктан ермак кочып алган формада тора.Тау итәгеннән соң бик матур болын, шул болынның “каты җир” янына якынрак Кара Кизләү чишмәсе урнашкан.
Шул чишмә янында Аксу исемле кеше яши. Тора-бара бу урында 6-7 хуҗа-лыктан торган “Аксу” исемле кечкенә генә авыл барлыкка килә. Бола елгасы-ның икенче ягында Кукау/Кокуй/дигән рус авылы урнашкан. Анда бик зур имениясе булган алпавыт яшәгән. Менә шушы авыл халкы Аксу халкын кы-ерсытканнар /талаганнар, кыйнаганнар, җирләрен алганнар/.
Бу кыерсытуга чыдый алмыйча, Аксу бабай мондагы булган барлык хуҗа-лыкны ияртеп, тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык тау ба-шындагы урманны эшкәртеп, чишмә тирәсенә урнаша башлый.
Бу чишмәнең суы бик тәмле була,шулай ук ул күп сулы да була. Хәзерге ва-кытта бу чишмә кое итеп эшләнгән һәм “Бикмәмәт кое”сы дип атала.
Яңа урында барлыгы 50-60 йорт кына була һәм ул да тирә-яктан биек койма белән әйләндереп алына. Бу койма чит кешеләрнең һөҗүменнән саклану өчен эшләнгән була. Күчеп урнашкан авыл Аксу бабай хөрмәтенә “Аксу” исемле булып кала. Шушы 50-60 йортан торган Аксу халкы өчен авылдан читкә чыгарга бары тик бер генә капка була. Кешеләр кая гына барырга теләсәләр дә, шушы капкадан чыгып йөрергә тиеш булганнар.Бу кечкенә генә Аксу авылында кешеләр күч-күч булып урнашканнар, яки бер ишек алдында ун-унбиш хуҗалык яшәгәннәр. Ләкин болай яшәү тора-бара авыл халкында ризасызлык тудырган.Чөнки авыл халкы һаман арткан һәм койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда халык бернинди һөнәр белән дә шөгыльләнә алмаган.Һәм авыл халкы землемер чакырта.Ул авыл халкына тигез итеп җир бүлә һәм авыл халкын тигез урамнарга урнаштыра. Шуннан соң авыл һаман зурая бара,ә халкы игенчелек белән шөгыльләнә башлый.Авыл һаман зурая һәм, күпмедер вакыт үткәннән соң,бер ярым км.га сузылган өч урам барлыкка килә.
Вакыт үтә,ә авыл халкы һаман игенчелек белән шөгыльләнә. Вакытлар үтү белән, халык белемгә омтыла башлый. Ләкин Аксу авылында мәчет булмый.
Аксу халкы авылдан 5 км. ераклыкта Бик-Үти авылына ат белән төшеп укып йөри башлыйлар.Тора-бара Бик-Үти халкына мәчеттә кысрыклана башлаган һәм Аксу халкын төшермәгәннәр.Шуннан картлар кайтып, мәчет төзергә уй-лаганнар.Һәм авыл халкы көче белән авылның нәкъ уртасында манаралы мә-чет салалар.Тора-бара мәчетләрнең саны 5кә җитә.
Авылдан читтә урнашкан бер чокыр була. Бу чокыр аша чыгып йөрү өчен авыл халкы күпер сала. Ләкин вакытлар үтү белән бу күпер искерә, начарла-на. Һәм бервакыт бер юлчының аты, күпер аша чыкканда, егылып төшеп үлә. Шуннан соң авыл халкы ат хуҗасына бакыр акча җыеп штраф түләгәннәр. Шуннан бу чокыр “Бакырлы чокыры” исемен йөртә башлый.Хәзерге вакытта да бу чокыр шул ук исемне йөртә.
Элек бу чокыр вак урман белән әйләндереп алынган була һәм анда бурсыклар яшәгән.Шуннан бу чокыр “Бурсык чокыры” исемен йөртә башлый.
Кишер чәчү моннан 100-150 еллар элек башланып китә. Авыл халкы сөйлә-ве буенча бер кеше Астрахань шәһәренә күчеп китә. Ә монда яшелчәчелек бик нык алга киткән булган. Шуннан бу кеше орлык табыштырып Аксуга кайта һәм кишер чәчә башлый һәм аннан күп кенә доход ала. Аңардан күреп, әкренләп, башка хуҗалыклар да кишер чәчү белән шөгыльләнә башлыйлар. Тора –бара кишер чәчү барлык хуҗалыкның төп кәсебенә әверелә.Кохозлаш-канчы һәр хуҗалык 2-3әр гектар кишер чәчкәннәр һәм аны якын-тирәдәге авылларга чыгып сатып, күп кенә табыш алганнар. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу һөнәрен ташламаган һәр хуҗалык кишер чәчү белән шөгыльләнә. Кишер чәчү белән бергә Аксу халкы башка яшелчәләр үстерү буенча да күп кенә авыллардан өстен торалар.
Илебезнең барлык халыклары кебек, Аксу халкы да Бөек Октябрь Социалистик Революциясен шатланып каршы алалар. Бу шатлыклы хәбәрне беренче тапкыр шахтада эшләгән ике егет: Гата белән Сибгатьләр алып кайталар.
1918нче елның мартында алар шахтасында эшләүче эшчеләрдән азатлык өчен көрәшергә теләүчеләрне кызыл гвардия отрядына язалар. Шул ук елның маенда, үзләренең туган якларын дошманнан чистартып кызылларга кушылу өчен,Тәтеш өязенә җибәреләләр. Бирегә кайткач, кызылларга кушылу җиңел генә булмый,чөнки алар пароходтан Тәтешкә килеп төшкәндә, ыгы-зыгы ва-кыты була.Алар пароходтагы кешеләрне тикшерәләр, тентиләр. Алар үз отрядларына кешеләр җыйныйлар иде. Сибгать белән Гата, зур кыенлыклар белән качып,туган авылларына кайтып җитәләр.
Алар кайткач,озак та үтми,авылда тагын ыгы-зыгы башлана.Авылга аклар отрядыннан бер группа килә.Алар Шиһап мулла өенә урнашалар.Анда көн буена сыйланалар,типтерәләр.Бу аклар,кораллы исерекләр,йорт саен кереп,үз отрядларына кеше эзлиләр.
Гата,Тукбирле елгасы буйлап килүче атларны күрү белән, күршесе Сибгатькә йөгерә. Алар бер бөтен ипи белән бер кадак чамасы май салынган капчыкны алып “урыс юлы” буенча болынга йөгерәләр. Безнең авыл янында “урыс юлы” дип йөртелә торган бер юл бар. Бу юлның исеме аның тарихына бәйләнгән. Авылыбызның бер урамы (авыл җеп кебек өч урамнан тора) “кече әртил” урамы дип йөртелгән. Шушы урам кешеләрен чиркәүгә куу өчен күрше рус авылыннан поп килеп йөргән, дип сөйлиләр. Аның килә торган юлы “урыс юлы” дип аталган имеш.
“Кече әртил” урамы кешеләр белән “олы әртил” дип йөртелгән калган ике урам кешеләре арасында озак еллар буе ызгыш-талаш яшәп килгән.
Гата белән Сибгать “кече әртил” урамы егетләре.Алар да,башка егетләр ке-бек үк “олы әртил” егетләре белән тату яшәмиләр.Ләкин соңгы еллар аларны татуландырды гына түгел туганлаштыра да.Аклардан качкан ике егет, болын-дагы киндерләр арасында “олы әртил” егетләреннән Мостафаны,Салаватны, Галәмне очраталар.Теләкләренең бер төрле булуы аларны бик тиз дуслашты-ра.
Аклар отряды авылда өч көн торганнан соң китәләр. Аклар отряды китеп,2-3 көн үткәч, авылга кызыллар киләләр.Кызылларны авыл халкы шатланып каршы ала.Ленинград эшчеләрен икмәк белән тәэмин итү,икмәк хәзерләү бу-енча килгән бу кызыллар отряды икенче көнне Бик-Үтигә китә.Безнең авыл-дан 5км.ераклыктагы бу авылда аклар була.Алар Кызыл Армия отрядын ату-лар белән каршылыйлар.Кызыллар аларны авылдан куып чыгара.Бик-Үти бе-лән Чәчкаб авылы арасында каты бәрелеш була.
Авылда Совет төзелә. Авыл Советы башкарма комитетының беренче рәисе итеп Низамов Әсәт сайлана.Совет властена чын күңелдән бирелгән, ярлы крестьян улы Әсәт эшче егет була. Берничә еллар шәһәрдә заводларда эшлә-гән.Совет власте турында,Ленин турында сөйләгәннәрне шунда күп тапкыр-лар ишетә.Ләкин аңа озак эшләргә туры килми.Июль ахырларында безнең властька аклар килә.Авылның батыр егетләре белән Әсәт тә кызыллар отря-дына,акларга каршы көрәшү өчен,сугышка китә.Аның белән Сөнгатуллин Гатаулла,Зиннатуллин Сибгәт,Фалов Мостафа һәм Хафиз,Галләм,Заһретди-нов һәм ике Нуретдин була.Алар башта Казанга баралар.Аннан Сембергә,Бө-гелмәгә китәләр.
Чехлар Кече Яльчек авылына урнаша. Кан коюлар башлана.Крестьяннарга бирелгән җирләрне яңадан хуҗаларына кайтаралар.Кече Яльчик крестьянна-ры белән Таяба крестьяннарын котыртып,ике авыл арасында талаш оештыра-лар.Алар шундый ыгы-зыгы чыгарып,Совет власте яклы кешеләрне табарга һәм аларны юк итәргә уйлыйлар.
Менә Канаш ягыннан кызыллар акларны куып килә.Шушы отряд волостьта совет власте урнаштыру эшенә керешә.Карательный отрядлар төзелә.12 нче августта волость съезды чакырыла.Шушы съезда безнең Әлки волостеның башкарма комитеты төзелә.Моңа член булып безнең авылдан Туктагулов Әс-кәр сайлана.
Авылда яңадан совет власте торгызыла.Авыл советының рәисе итеп Хәй-руллин Хәмидулла сайлана.Хәмидулла агай авылның урта хәлле крестьяны була.Ул авылда яшәгән.Үз көче белән икмәк игеп көн күргән.Хәмидулла агай бу катлаулы чорда үз өстенә төшкән бурычны үтәрлек һәм аны дөрес итеп аң-лый белерлек дәрәҗәдә үскән кеше түгел иде әле.Шулай да Хәмидулла агай тырышып хезмәт итә.
1918 нче елны авыл советының рәисе итеп Исмагыйлев Гайнетдинне сай-лыйлар. Дөнья күргән кеше,безне дөрес юлдан алып барыр,-дип ышанычларын белдерәләр крестьяннар.
Ул,фронттан кайтуының беренче көннәреннән үк, крестьяннарның игътиба-рын үзенә тарта.Яңа гына фронттан кайткан Гайнетдин авыл җыелышына ки-лә.Җыелышта җир турындагы мәсьәлә тикшерелә.Хатын-кызларга җир бирү мәсьәләсенә кулаклар каршы чыгалар.
Хатыннар патша хезмәтенә ярыймыни ,аларга ни өчен җир бирелә,-ди хәлле крестьян Сәлах. Һәрбер дөреслеккә,таяк селкеп каршы чыгу, дөреслекне аяк астына салып таптау дәвере үтте инде.Ленин безгә юл күрсәтте,партия безне азатлыкка алып чыкты.Совет властенең биргән хокукларын безнең кулдан тартып ала алмассыз хәзер,-дип сүзен тәмамлый Гайнетдин.Җирсезлектән җәфа чигеп килгән авыл крестьяннары җыелыштан шатлык белән таралалар.Гайнетдин-нең әйткән сүзләре аларның күңелләренә нык кереп урнаша. Әйе,Совет влас-те биргән бәхетне бездән тартып ала алмаслар,тартып алырга маташучы дош-маннар белән көрәшергә кирәк, көрәшергә.
Граңданнар сугышы дәвам итә.Сугышчыларны азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк.Гайнетдин яңадан фронтка китә.Ул Тәтеш өязендә фронтка ик-мәк җыю буенча эшли.
Аксу авылында рәис булып Зиннур агай сайлана.Авыр еллар була. Дошман-ны дустан аера белергә кирәк.Тыштан сиңа булашкан булып,эшеңә зарар ки-терергә йөрүчеләр дә аз түгел.Шуның өстенә,авылга күпме качаклар кайта. Алар белән кискен көрәш оештырырга кирәк.
Менә Заһит дигән берәү сугыштан качып кайта. Байтак вакыт авылда ята. Тыгыз килә башлагач, секретарьдан ниндидер юл белән авыру булуы турында белешмә яздыра.Ул секретарь аганың бик тыгызланып эшләп утырган вакытында гына килә дә: шушы язуга тиз генә кул куеп,печать бас әле,-ди.Зиннур ага бернәрсә дә уйламастан,аның соравын үти,хәтта язуны укып та тормый. Качак тотылып,тикшерү килгәннән соң гын,үзенең ни кадәр “ачык авызлык”эшләвен белә.Шушы вакыйга аны уяулыкка өйрәнергә сабак бирә.Гайнетдиндә Аксуга эшкә җибәрелә.Казандагы госбанк хөкүмәткә икмәк сатып алу буенча пункт оештыра.
Авыл кулаклары үзләренең артык икмәкләрен сатарга телиләр.Моңа каршы көрәштә, Гайнетдингә үзе кебек фронтовикларны тупларга туры килә.Сиб-гатьләр, Гаталар, Гатият агалар һәм башкалар бу эштә бик зур ярдәм итәләр. Шиһап муллалар бу эшне үз кулларына алырга телиләр.Алар Гайнетдин өс-теннән, яла ягып, югары органнарга язалар.Хөкүмәт акчасын кулакларга та-рата дип күрсәтәләр.Гайнетдин кулга алына.Аны алып киткәндә Шиһап мул-ла килә дә:
- Нигә утырып барасың,җәяү барсын,-ди.Ләкин Шиһап муллалар заманы үт-кән була инде.Эш совет органы тарафыннан тикшерелә.Яла ягучыларның йө-зе ачыла.Еллар бер-бер артлы үтә.Авыл кулаклардан тазартыла.Авылда пар-тия оешмасы,комсомоллар-Әхтәриев Галимҗан,Гайнетдинов Зиятдин,Вәлиев Җәмил,Сәмигуллин Гәзизҗан,Шәрәфетдинов Гәзизҗан,Зиннатуллина Зөһрә-ләр булалар.
1929 нчы елда авылда беренче артель төзелә. Аңа “Кызылармеец” дигән исем бирелә.1930 нчы елда булган чуалыштан соң авылда колхоз төзелә.
Авыл активы тәкъдиме белән аңа бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин исеме бире-лә. Колхозны оештыруда Кадыров Васых, мәктәп директоры Җамалетдинов Вәлиләр актив катнашалар.
Беренче булып колхозга керәләр:
Әхтәриева Нәфисә
Тукутагулов Әскәр
Сәләхов Бәдретдин
Шакиров Заһит
Вәлиуллина Хөсникамал
Кадыров Васых
Минһаҗев Риза
Минһаҗев Сәләх
Мәҗитова Миңсылу
Шәрәфетдинова Саҗидә
Гыйльманов Гыйльметдин
Хәйретдинов Зиннәтләр
Беренче колхоз председателе булып Хәйретдинов Зиннәт эшли.
1959 нчы елда “Ленин”,”Спартак”,”Калинин” исемендәге өч колхоз бергә берләшәләр. Колхоз исеме “Ленин “ исеме белән калдырыла. Ул чордан соң хуҗалыкның исеме ике тапкыр алышынды. Бүгенге көндә ул ООО “Бола” исемен йөртә.
Тарих тәгәрмәче әйләнгән саен Аксуның да йөзе үзгәрә бара.Әмма кешеләрнең кәсебе шул килеш кала.Ул бүгенге көндә дә кишер үстерү белән дан тота. Шуңа да халык телендә Кишер Аксуы дип йөртелә.