Акромегалия сәбәбе - бәлигъ кешенең эпифизар үсеш өлкәләре ябылганнан соң башлыча гормон-җитештерүче ацидофил гипофиз аденомасы аркасында соматотроплы гормонның (СГ) артуы. (Балаларда СГ гиперсекрециясе гигантизмга китерә.)

Акромегалия
Сурәт
Саклык белгечлеге Эндокринология
Дәвалануда кулланыла торган дару октреотид[d][1], pegvisomant[d][1] һәм бромокриптин[d][1]
Генетик бәйләнеш AIP[d][2]
Коморбидлык сахарный диабет 2-го типа[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C84533[3]
Моның каршысы acromicria[d]
 Акромегалия Викиҗыентыкта

1.     Гомернең 4-5 дистәсендә билгеләнә.

2.     Билгеләре

а) тире:

Гипергидроз, себорея, акне, хатын-кызларда - гирсутизм;

б)   бит:

-     кыяфәтнең тупаслануы, борын-ирен җыерчыклары, каш өсте дугаларының калынаюы (рәс. 24.46a).

-     тешләм бозылу белән аскы казналыкның зураюы (прогнатия).

в) баш, куллар, аяклар (рәс. 24.46б), тел һәм эчке әгъзаларның            зураюы.

3.     Өзлегүләр. Остеоартрит, беләзек тоннель синдромы, кардиомиопатия, гипертензия, респиратор какшаулар, шикәр чире, җенси дисфункция, нейропатия.

4.     Тикшерүләр. Диагнозны глюкозага толерантлык сынавында СГ дәрәҗәсенең артуы нигезендә куялар. Сәламәт кешеләрдә канда СГ күләме 2 mU/л дәрәҗәсенә кадәр кими,  ә акромегалиядә СТ дәрәҗәсе төшми, ул хәтта киресенчә арта ала.

5.     Дәвалауга бромокриптин (дәвамлы йогынтылы дофамин агонисты), радиотерапия (тышкы нурланыш яки гипофизга иттрийлы аппликаторлар урнаштыру) һәм транссфеноидаль гипофизэктомия керә.

6.     Офтальмологик күренешләре

а) еш: битемпораль гемианопсия һәм күрү нервы атрофиясе;

б)   сирәк: ангиоидлы сырлар һәм Меддокс нистагмы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.