Акне розацеа
Акне розацеа — кояш йогынтысына дучар булган бит һәм муенның өске өлеше тиресен зарарлаучы таралган идиопатияле хроник дерматоз.
Акне розацеа | |
Саклык белгечлеге | тиребелем[d] |
---|---|
Дәвалануда кулланыла торган дару | метронидазол[d][1][2], азелаиновая кислота[d][1], бензоилпероксид[d][1], loteprednol etabonate[d][1], миноциклин[d][2], доксициклин[d][2], ивермектин[d][2], изотретиноин[d][2], бримонидин[d][2], оксиметазолин[d][2] һәм prednisolone acetate[d][3] |
WordLift сылтамасы | data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/rosacea[4] |
ICD-9-CM | 695.3[5][6] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C97136[5] |
Акне розацеа Викиҗыентыкта |
Патогенез
үзгәртүПапулалар һәм пустулалар барлыкка килү сәбәбе S. epidermidis бүлеп чыгарган липазалар була ала. Липазалар мейбомий бизләренең балавыз һәм катлаулы стеарин эфирларын тарката ала, нәтиҗәсендә ялкынсынулы ирекле май әчелекләре чыга. Өстәмә Helicobacter pylori йоктыру катлауландыручы шарт булып санала. Тетрациклин кабакларда бактерияләр санын киметә, шулай итеп липазалар бүленүе кими.
Ачыклау
үзгәртү1. Олы яшьтә маңгай, яңак, борын һәм иякнең кычытуы һәм кызаруы белән билгеләнә. Симптомнар барлыкка килүе еш спиртлы, кайнар эчемлекләр һәм әче ризыклар кулланудан кузгатыла.
2. Билгеләре
• Телангиэктазия ясалу белән көчәюче эритема (рәс. 24.39а).
• Папулалар һәм пустулалар (рәс. 24.396).
• Май бизләре гипертрофиясе (рәс. 24.39в).
• Ринофима (рәс. 24.39г).
NB Вульгар бетчәләрдән аермалы буларак, комедоннар (кара башлы һәм ак башлы сыткы) юк.
Дәвалау
үзгәртүДәвалау урынлы метронидазол гелен һәм азелай әчелеге нигезендәге крем кулланудан һәм эчкә тетрациклин кабул итүдән тора. Эчкә изотретиноин кабул итү һәм лазер терапияне куллану мөмкин.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 NDF-RT
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Drug Indications Extracted from FAERS — doi:10.5281/ZENODO.1435999
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/rosacea-definition/
- ↑ 5,0 5,1 Disease Ontology — 2016.
- ↑ Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.