Аккош күле (Казан)

Аккош күле Казанның көнбатышындагы урман зонасында урнашкан. Күлләр системасыннан гыйбарәт. Аңа үзара тар ермаклар белән тоташкан өч мөстәкыйль сулык керә: Зур, Кече һәм Коры Аккош күлләре. Уртача тирәнлекләре - 1,1 м, иң тирән урыны 3,9 м. Җир асты суларыннан биектәрәк урнашканга күрә аларның суы белән туенмый.

Аккош күленең космостан күренеше