Акантамебалы кератит

Акантамебалы кератит
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология һәм инфектология[d]
ICD-9-CM 370.8[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C50450[2] һәм C50450[1]
 Акантамебалы кератит Викиҗыентыкта

Патогенез үзгәртү

Acanthamoeba ыруы — туфракта, тозсыз яки тозлы суда һәм шулай ук өске сулыш юлларында табылган киң таралган ирекле яшәүче садәләр.

Цисталы формада (рәс. 9.19) амеба тотрыклы, әмма уңайлы шартларда цисталар трофозоитларга әйләнә һәм тукымага үтеп керүен һәм аның таркалуына китерүче төрле ферментлар эшләп чыгара. Үсеш алган илләрдә кератит контактлы линзалар кию белән бәйле була ала,  аеруча аларны юу өчен суүткәргеч суын кулланган очракта.

Диагностика үзгәртү

1.   Күрү начарлану һәм көчле була алган, әмма клиник күренеш авырлыгына туры килмәгән авырту белән билгеләнә.

2.   Билгеләре

•     Башлангыч стадиядә эпителий өслеге соргылт төстә була һәм кытыршы күренә.

•     Эпителиаль псевдоагачсыман кератитны (рәс. 9.20а) ялгыш HSVтагы кератит дип кабул итеп була.

•     Строманың алгы катларының таралган яки урынлы инфильтратлары белән лимбит (рәс. 9.20б).

•     Периневраль инфильтратларны (радиаль периневрит — рәс. 9.20в) беренче 1-4 атна дәвамында табалар, алар үзенчәлекле билге.

•     Әкренләп инфильтратларның киңәюе һәм кушылуы боҗрасыман абсцесс ясалуына китерә (рәс. 9.20г).

•     Таралган инфекциянең ачык билгеләре булмаса да склерит үсеш алырга мөмкин.

•     Стромаль томанлану һәм тамырлануның әкренләп көчәюе (рәс. 9.20д).

•     Мөгезкатлауның таркалып йомшаруы (рәс. 9.20е) строма зарарлануының һәр стадиясендә була ала. Таркалу чыганагы еш перифериядә инфильтрат урынында үсеш ала.

3.             Тикшерүләр

а)       үрчетүне мөгезкатлаудан кырып алалар һәм материалны туклыклы булмаган агар белән көчсезләндерелгән E. coli үрчетүе белән урнаштыралар.Контактлы линзалар үрчетүендә еш акантамеба һәм грамтискәре микроорганизмнар була;

б)       буяганда ШИК-реакциясен һәм шулай ук ак калькофлюр кулланалар (амебалы цисталар һәм гөмбәләргә якынлык белән флюоресцентлы буяу);

в)        башка тикшеренүләргә иммуногистохимия һәм ПЧР.

NB Якынча 30% пациентларның үрчетү ысулында тискәре нәтиҗәсе була. Зур шик булганда (контактлы линзалар киючеләрдә үлексез кератит) дәвалауны акантамебалы инфекциядә кебек үткәрергә кирәк.

Дәвалау үзгәртү

Вакытында чирне ачыклау һәм беренче симптомнар барлыкка килгәннән соң беренче 4 атнада дәвалауны башлау мөһим, чөнки аннан чирнең уңайлы нәтиҗәсе бәйле.

1.    Зарарланган эпителий кырып алуын башлангыч стадияләрдә үткәрәләр.

2.    Урынлы амебоцид чараларга пропамидин изетионат 0,1% (бролен) һәм полигексаметилен бигуанид 0,02% яки гексамидин һәм хлоргексидин 0,02% булган тамчылар комбинациясе керә. Ципрофлоксацин кебек антибиотикларны җәрәхәтләнү мөмкин булган грамтискәре соинфекцияне яшергәндә кулланалар. Цисталардан нигездән арыну авыр, шуңа күрә дәвалауны туктатканда строма ягыннан рецидивлар бик таралган. Бу очракларда терапияне көчәйтергә кирәк.

3.    Урынлы стероидларны мөмкин булганча саклык белән кулланырга кирәк, әмма түбән дозаларда терапия акантамеба организмы түгел, ә, мөгаен, антигеннары китереп чыгарган рецидивлы ялкынсынуда нәтиҗәле була ала. Стероидлар куллану ешлыгы антиамеба терапиясе белән бергә кимергә тиеш.

4.     Анальгетикларны (СЯКЧ, флурбипрофен 100 мг 3 тапкыр көнгә) мөгезкатлау патологиясе яки склеритта кулланырга мөмкин.

5.      Кератопластика ясалган җөйдә кирәк булырга мөмкин.

Дифференциаль диагностика үзгәртү

Башлангыч стадияләрдә акантамебалы кератитны герпеслы кератит һәм аденовируслы кератоконъюнктивиттан, үскән стадиядә — гөмбәле кератиттан аерырга кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел