Аканкеһ
Аканкеһ Мексиканың Юкатан штатында, Юкатан башкаласы Меридадан 21 километрда урнашкан Майя цивилизациясе археологик урыны. Ул Аканкеһ Муниципалитеты урыны. Хәзерге Аканкеһ шәһәрчеге өлешчә Колумбка кадәр чор урыны өстендә һәм биләү дәвамлы булуга охшаш.[1] Аканкеһ Юкатек Майя телендә "болан мөгрәве" дигәнне аңлата. Аканкеһ халык саны якынча 11000 кеше, күбесенчә Майя халкы, күбесенчә Майя телендә сөйләшелә,[2] гәрчә нигез Испан теле гадәттә аңлашыла.
Борынгы Аканкеһ
үзгәртүАканкеһ Иртә классик период дәвамында якынча безнең эраның 300-енче һәм 500-енче еллар арасында фараз ителгәнчә Бакалар күле даирәсеннән килгән һәм Чичен Ицаны, Ицамальны һәм Т'Һоны (хәзерге вакытта Мерида) нигезләгән Итцаэлар тарафыннан Юкатан ярымутравының көнчыгышыннан көнбатышына таба беренче миграциясе вакытында нигезләнгән дип фараз ителә.[3] Соңрак вакытта испаннар килгәнче Аканкеһ чаканеларның юрисдикциясендә (Кучкабал) булган. Борынгы Майя шәһәре 4 квадрат километрдан күбрәк мәйдан биләгән һәм анда якынча 400 бина булган. Бу биналарның өчесе реставрацияләнгән булган һәм җәмәгатьчелеккә ачык, гәрчә соңгы вакыт казу күбрәк корылмалар ачкан. Аканкеһта өч катлы баскыч пирамидасы 11 метр биеклектә. Пирамиданың борынгырак катлауларның берсе ачылган булган һәм пирамида бизәлешенең аерылып тора торган киселеп ясалган битлекләре күренгән булган. "Стукколар Сарае" 50 метр киңлектә, 6 метр биеклектә һәм анда күп тәфсилләп ясалган фризлар бар. Бу бинаның дизайны бик катлаулы күп биналар һәм тәфсилле кисеп ясалышлар белән. Аканкеһта биналарның архитектурасы Теотиһуакано йогынтысын күрсәтә, шуңа күрә кайберәүләр ул Тетиһуаканның "колония"се булган дип ышаналар.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү