Айбәк (ﺋﺎﻴﺒﻪﻙ) яки Ибәк, тулы исеме Сәед Ибраһим Айбәк хан (?-1495) - Себер ханлыгының ханы (1468-1495), Шәйбән нәселеннән чыга.

Айбәк
Себер ханлыгының ханы
Вазыйфада
1468 – 1495
Аңа кадәр Әбелхәер
Дәвамчысы Мамык хан, Мөхәммәд Тайбуга
Үлгән 1495(1495)
Балалар Тулук, Хандаза
Әти Мәхмүдәк
Себер ханлыгы харитасы

Тарих үзгәртү

1480 елдан Олы Урдага каршы сугыша, 1481 Ногай Урдасы морзалары Муса һәм Ямгөрче ярдәмендә Әхмәт ханны җиңә һәм үтерә.

1492 елда бертуганы Мамык (киләчәк Казан ханы), ногай морзалары Муса һәм Ямгөрчи белән бергә Идел буена яу белән килә, Хаҗитарханны камап ала, ләкин нәтиҗәсез.

1493 елда Идел буеннан Чыңгы Тура шәһәренә кайта.

1495 елда чамалап Мөхәммәд Тайбуга җитәкләгән фетнә нәтиҗәсендә үтерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.