Азат ханым (журнал)

Казанда 1926 елдан нәшер ителгән «Азат хатын» журналы белән бутамагыз

Азат ханым
Нигезләнү датасы 15 октябрь 1917
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әстерхан
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Гамәлдән чыгу датасы 1 май 1918

«Азат ханым» — махсус әдәби, иҗтимагый, фәнни тәдриси, педагогик, дини һәм милли хатын-кызлар журналы. 1917 елның 15 октябреннән 1918 елның 1 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 3 саны чыга[1].

Тарих үзгәртү

«Азат ханым» журналына 1917 елның 15 октябрендә нигез салынган. Ул, Әстерхан губернасының Милли шурасы органы «Сарай» газетасы кебек үк, «Нәшрият» типографиясендә басылган.

Шигаре: «Яшәсен хөр Россиянең азат мөслимә ханымнары! Россия мөслимәләренең бөтен хокуклары ирләр белән бертигез булучылыгы вөҗүдкә чыгарылсын!»

Басма хатын-кызларга аң-белем бирү, аларның иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуына ирешү һәм нигезле хокукларын, шул исәптән, дин өлкәсендә дә, яклау мәсьәләләрен яктыртып килә.

Мөхәрият үзгәртү

«Азат ханым» журналының нашире һәм мөхәррире ― Гыйсмәтулла Мөслимов, бизәлеш хезмәткәре ― Шәриф Саттаров. Журналда Г. Терешкавия, М. Крымская, Г. Байчурин һ. б. актив языша.

Ябылу үзгәртү

1918 елның 7 маенда Әстерхан вилаять Советы хозурындагы Мөселман комиссариатының гадәттән тыш утырышы, аның рәисе Касыйм Туйбактинның (Касыйм (Мирзакасыйм) Шаһиҗиһан улы Туйбактин, 1888―1918) хәзерге хәл турындагы нотыгын тыңлаганнан соң:

«кичектерүсез мөселман милли идарәсен, мөселман дружинасын таратырга, «Сарай» газетасын ябарга, «Нәшрият» басмаханәсен тартып алырга»

― дигән карар кабул итә[2].

«Сарай» газетасы кебек үк «Нәшрият» басмаханәсендә бастырылган «Азат ханым» журналы да 1918 елның 1 маендагы өченче саны дөнья күргәч, совет органнары боерыгы буенча туктатыла[3].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь.] Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 16. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Борьба за власть советов в Астраханском крае (1917―1920 гг.) // Документы и материалы. Часть первая. ― Астрахань, 1958. ― С.260
  3. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 170нче бит