Азат Хәбибрахманов
Азат Хәбибрахманов ― Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы
Азат Хәбибрахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәбибрахманов Азат Гомәр улы |
Туган | 2 декабрь 1975 (48 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Түбән Мактама |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР↓ РФ |
Бүләк һәм премияләре | Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (2017), «Фидакарь хезмәт өчен» медале |
Биографиясе
үзгәртүХәбибрахманов Азат Гомәр улы Әлмәт районы Түбән Мактама авылында 1975 елның 5 декабрендә туган. «Нефть һәм газ ятмалары эшкәртү» белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтын (2001); «Нефть-газ бизнесы менеджеры» белгечлеге буенча Мәскәү шәһәренең Нефть-газ бизнесы институтын (2010) тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге
үзгәртү- 10.10.1997 - 04.01.1999 - техник, Әлмәт геофизик эшләр идарәсе, газ-каротаж партиясе
- 05.01.1999 - 26.02.1999 - инженер, Әлмәт геофизик эшләр идарәсе, газ-каротаж партиясе
- 01.03.1999 - 22.12.1999 - беренче категорияле техник, «Татнефтегеофизика» ААҖ фәнни-техник идарәсе
- 27.12.1999 - 31.08.2000 - нефть һәм газ чыгару буенча өченче разрядлы оператор, нефть һәм газ чыгару буенча 3 нче номерлы цех, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- 01.09.2000 - 26.08.2001 - нефть һәм газ чыгару буенча бишенче разрядлы оператор, нефть һәм газ чыгару буенча 3 нче номерлы цех, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- 27.08.2001 - 15.01.2003 - нефть һәм газ чыгару буенча мастер, нефть һәм газ чыгару буенча 3 нче номерлы цех, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- 16.01.2003 - 14.10.2004 әйдәүче инженер-технолог, нефть һәм газ чыгару буенча 4 нче номерлы цех, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- 15.10.2004 - 28.02.2007 - цех башлыгы, нефть һәм газ чыгару буенча 2 нче номерлы цех, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- 01.03.2007 - 27.01.2008 - бүлек башлыгы, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе аппаратының хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы бүлеге
- 28.01.2008 - 31.07.2009 хезмәт башлыгы, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе аппаратының Үзәк инженер-технологик хезмәте
- 03.08.2009 - 31.12.2010 - баш инженер - идарә башлыгының беренче урынбасары, Идарә аппараты/ В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелеге
- 01.01.2011 - 31.05.2015 - баш инженер – җитештерү буенча идарә башлыгының беренче урынбасары, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелеге
- 10.07.2015 - 02.10.2016 - идарә башлыгы, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе аппараты
- 03.10.2016 - 19.01.2020 - идарә башлыгы, Идарә аппараты/В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелеге
- 20.01.2020 - хәзерге вакытка кадәр В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Сәнәгать куркынычсызлыгы,хезмәтне саклау һәм экология буенча генераль директор урынбасары
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы (2012)
- «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсы лауреаты (2012)
- Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәте (2014)
- Россия Нефтегазстройпрофсоюзның «Диалог и партнерство» күкрәк тамгасы (2016)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016)
- Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Мактау грамотасы (2017)
- Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2017)