Үрнәкләрдә йомык сылтама табылды: Калып:Идарә берәмлеге


Азат Җамму һәм Кашмиир (кыскача — Азат Кашмир) — элеккеге Кашмир кенәзлегенең бүген Пакъстан тарафыннан идарә ителә торган көньяк өлеше. Чынбарлыкта Пакьстанның бер кисәге булып тора, гәрчә аның хакимияте тарафыннан үзидарәле дәүләт дип танылган булса да[1]. Көнчыгышта Һиндстанның бүгенге Җамму һәм Кашмир[2] штаты белән чиктәш, көньякта — Пакьстанның Пәнҗаб провинциясе белән. Башкаласы — Мозаффарабад шәһәре. Азат Кашмир җиренең гомуми мәйданы — 11 639 км², халкы — 4,5 млн. кеше.


ТарихҮзгәртү

 
Кашмир харитасы. Пакьстан хакимлеге астындагы территория яшел төскә буялган. Куе-коңгырт төскә — Һиндстан контролендәге җир Җамму һәм Кашмир, ак төскә — Аксай Чин, Кытай басып алган өлеш

Азат Кашмир бәйсезлеге 1947 елның октябрендә игълан ителгән иде. Аның бүгенге чикләре асылда беренче Һиндстан-Пакьстан сугышыннан соң барлыкка килде. Нигездә Җамму һәм Кашмирның көнбатыш өлеше генә Пакьстан идарәсенә керде, Сринагар һәм Җамму, провинциянең төп шәһәрләре, Һиндстанда калды. БМО резолюцияләре буенча, Кашмирның статусы сораштыру яки референдум аша билгеләнергә тиеш. Һиндстан боларны үткәрүдән баш тартты, аныңча җирле шураның төбәкне Һиндстан составында калдырырга ризалык бирүе дә җитеп тора. Нәтиҗәдә Азат Кашмир Пакьстан территориясе булып кала.

Формаль яктан Азат Кашмир Һиндстанның Җамму һәм Кашмир штатыннан аерылмаган, ә аның "азат ителгән" өлеше вакытлы күренеш дип аңлатыла. БМО илчесе сэр Оуэном Диксонның 1950 елда, штатны дини принцип буенча бүлгәләргә кирәк, дигән тәкъдимен Һиндстан да, Пакьстан да кире какты[3].

Гомумән алганда, элеккеге Кашмир кенәзлегетерриториясенең 60 проценты гына Һиндстан контролендә, 30 проценты Пакьстанга керә, 10 процентын Кытай басып алган.

Азат Кашмир символлары
Ил җәнлеге  
Ил кошы  
Ил агачы  
Ил чәчәге  
Спорт  

ИкътисадҮзгәртү

Азат Кашмирда Пакьстанның иң зур ГЭСы төзелгән һәм эшләп килә.


Өстәмә мәгълүматҮзгәртү

2005 елның 8 октябрендә Азат Кашмирда Рихтер исәп җәдвәле буенча 7,6 баллык җир тетрәү булды. Аның үзәге Мозаффарабад шәһәре тирәсендә һәм артык тирәндә дә түгел иде. Гади корылмалар зур зыян күрде. Фаразлар буенча, 200 меңләп кеше һәлак булды.


ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Azad-Kashmir Encyclopædia Britannica
  2. Индия считает территорию Азад Кашмира частью своего штата Джамму и Кашмир
  3. Kashmir Between India and Pakistan