Агулы үсемлекләр

Безнең илдә агулы үсемлекләр һәркайда диярлек—Себердә, Камчаткада, Ерак Көнчыгышта, урта полосада очрый. Агулы үсемлекләр урманда да, ( елга ярларында да үсәләр, алар болын үләннәре арасында да аз түгел.

Агулы үсемлекләр
 Агулы үсемлекләр Викиҗыентыкта

Аларның күбесен кул белән тотарга ярамый: сыекчаларындагы агулы матдә, тире аша канга үтеп кереп, кешене агуларга мөмкин. Агулы чүп үләннәр аеруча куркынычтыр. Кырларны чүпләндерүче | үсемлекләрнең берсе — бакра (куколь). Аның орлыклары агулы. Әгәр алар ( ялгыш бөртеккә кушылып онга эләксә, агулану куркынычы туа. Өй тирәләрендә түндербаш (болиголов) үсә. Бу үсемлекне күгелҗем : кунык каплаган кызыл-көрән таплы сабагына карап, шунда ук таныйсың. | Аның бар өлешләре дә, аеруча җимешләре агулы. Алар үлемгә китерергә I дә мөмкин.

Казаякның бер төре зәһәр казаяк (лютик) дип атала да. Аның сыекчасында нерв системасын зарарлый торган агулы матдә бар. Яфраклары тояк эзенә охшаган кечкенә генә үсемлек—тайтояк (копытень) җитди агулану китереп, чыгарырга мөмкин. Агулы матдәләр аның тамырында һәм яфракларында була. Көчле исерткеч куак—сазлык сазанагының (багульник) яфракларында агулы матдәләр бар. Балтырган (борщевик) — аның согы тирегә тисә, бик көчле пешерә, бигрәк тә кояшлы көнне, чәчәк аткан вакытта куркыныч. Кайвакыт, берничә минуттан, сок тигән урында ялкынсыну башлана һәм куык кабарып чыга. Көчле тәэсир иткәндә, ул урында озак төзәлми торган тирән җәрәхәт барлыкка килеп, яра эзе кала.

Испәрәк (живокость, дельфиниум) — казаяклар семьялыгыннан агулы үсемлек. Ачык тирегә тигәндә аллергик реакция (пешерү һәм кычыту) барлыкка килә. Бу үсемлек белән эш иткәндә, кулларга перчатка кияргә кирәк. Балаларга чәчәкләрен тотарга ярамый.

Гәзнич (пастернак луговой) балтырган кебек пешерә. Болыннарда 1,5 м га кадәр аксыл сабаклы ямьсез чәчәкләр атып үсә, аны кул белән тотмагыз.

Йокы үләне (прострел, сон трава)—казаякның тагын бер туганы. Кыргый төре, шулай ук игеп үстерелгән төре дә агулы. Согы тиредә кызарган куык һәм чуан кебек эз калдыра.

Кайбер агулы үсемлекләр тыштан хәтта матур да булалар. Ландыштан матуррак, нәфисрәк берни дә юктыр диярсең! Ә аның җиләгендә һәм тамырларында агулы матдә яшеренгән. Бүре җиләге куагының әче сыекчасы агулы. Аның алсу чәчәкләре хуш исле, ә ачык төстәге җимешләре үзенә ничек җәлеп итә! Зелпенең җете төстәге җимешләре дә куркыныч.

Кайвакытта агулы үсемлекләр үзләренең агусыз үсемлекләргә охшаш булулары белән дә алдарга мөмкин. Мәсәлән, түндербаш, ягъни су балтырганы ашарга яраклы петрушка үләненә охшаган. Өстәвенә, бу үсемлекнең тамыры да баллы. Әмма аны авыз итеп караган кешенең хәле мөшкел булачак. Түндербашның агуы иң көчле агулардан санала һәм ул үтерергә дә мөмкин. Ә акканатка охшаш яфраклы саз акканатының тамырчасы ашарга яраклы, әмма пешергәч кенә. Чи килеш ул агулы.

Дару үләннәрен җыйганда сак булырга кирәк. Аларның агуы бик аз микъдарда кулланганда гына дару була. Ә андый үләннәр күп. Мәкнең орлыклар тулган тартмачыгы агулы. Эт җиләге бөтенләе белән агулы: аның чиягә охшаган өч җимеше үк үтерергә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү