Агни Санскритта "ут" дигәнне аңлата һәм Аюрведа буенча Агни кешеләрдә барлык ашкайнату һәм метаболик процесслар өчен җаваплы берлек булып тора.

Агниның урнашуы буенча классификациясе үзгәртү

Агни функциональ актив булган метаболизм баскычына карап, Агни 3 суб-төркемгә бүленә: 'Җатһарагни', 'Бһутагни' һәм 'Дһатвагни'.

 

Җатһарагни үзгәртү

Җатһарагни ашкайнату трактында ризыкка йогынты ясый һәм аны ашкайнатырлык формага китерсә, Бһутагни ашканайтылган материал абсорбцияләнгәннән соң йогынты ясый.

 

Бһутагни үзгәртү

Бһутагни 5 типта була. Боларның һәрберсе абсорцияләнгән 5 тууга кадәр состав өлешләренә йогынты ясый: Җир, Су, Ут, Һава һәм Пространство. Бу 5 Бһутагни субстратны тукыма дәрәҗәсендә ассимиляцияләнерлек дәрәҗәгә кадәр трансформацияли.

 

Дһатвагни үзгәртү

Агниның өченче төркеме Дһатвагни тукыма метаболизмы дәрәҗәсендә йогынты ясый һәм тукыма метаболизмында тукыманы тукландыруда ярдәм итә. Бу туклындаруда ярдәм итә торган 7 типка нигезләнгән.

 

Көченә нигезләнгән Агни классификациясе үзгәртү

Дәвам итеп Аюрведа Агниның дүрт функциональ халәтен таный: регуляр, регуляр булмаган, интенсив һәм зәгыйфь.

Самагни үзгәртү

Самагни нинди дә булса регулярсызлыксыз тиешле вакытта ашалган ризыкның тулаем ашкайнатылуын тәэмин итә. Аның активлыгы бик интенсив та түгел, бик зәгыйфь тә түгел. Ул тиешенчә һәм шулай итеп идеаль. Бу барлык Дошалар һәм Вата-Питтха-Капхалар тигезторышта булганда була.

 

Вишамагни үзгәртү

Вишамагни Агниның алдан әйтеп булмаган халәтен чагылдыра, бу Вайюның доминантлыгына күрә. Ул кайвакыт ризыкны тиз эшкәртә, ә кайвакыт моны бик әкрен эшли һәм алдан әйтеп булмауны чагылдыра.

 

Тикшнагни үзгәртү

Тикшнагни Питтаның доминантлыгы интенсив булганга күрә була, һәм шулай итеп, ул теләсә нинди авыр ризыкны да кыска вакыт дәверендә эшкәртә.

Мандагни үзгәртү

Мандагни Тикшнагнига капма-каршы булып тора: ул аның активлыгы белән буйсындырыла. Бу Агни хәттә кечкенә ризык микъдарын да эшкәртә һәм метаболизацияли алмый. Бу Агни халәте Капха доминантлыгының нәтиҗәсе булып тора.

 

Искәрмәләр үзгәртү