Авитаминозлар — организмнарга озак вакыт витаминнар кермәү яки аларны җитәрлек үзләштермәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар.

Авитаминоз
Саклык белгечлеге Эндокринология
ICD-9-CM 269.1[1] һәм 269.2[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C35772[1]
 Авитаминоз Викиҗыентыкта

Әгәр витамин аз микъдарда керсә (тәүлеклек ихтыяҗдан кимрәк), гиповитаминоз дип аталган нормаль булмаган хәл туа. Бер генә төрле витамин җитмәгәндә — моногипо-, яки моноавитаминоз, ә берничә төр витамин җитмәсә, полигипо-, яки полиавитаминоз башлана.

Витаминнарның төрләре кебек үк, авитаминоз да латин алфавиты хәрефләре белән билгеләнә: А-авитаминоз, В-авитаминоз, С-авитаминоз һ.б.

Алиментар (экзоген), эндоген (икенчел) һәм чагыштырмача авитаминоз була.

Алиментар авитаминоз рационда тиешле витаминнар булмау яки җитмәү, ә эндогеннар, азыкта җитәрлек булып та, витаминнарның организм тарафыннан начар үзләштерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Эндоген авитаминоз сәбәбе түбәндәгеләр булырга мөмкин:

а) кискен һәм хроник йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар;

б) организмда витаминнарның агулы матдәләр һәм бактериаль токсиннар белән кушылуы;

в) организмда күзәнәкләрнең витаминнарны үзләштерүе бозылу.

Чагыштырмача авитаминоз үсү, җенси өлгерү, буазлык, сөт бирү вакытында интенсив матдәләр алмашына бәйле рәвештә, организмның витаминнарга булган ихтыяҗы артканда барлыкка килүе ихтимал. Авитаминоз күпчелек азыкларда витаминнар запасы кимегәндә — кышын һәм иртә язда, шулай ук көтүлекләрдә үләннәр кипкән һәм алардагы витаминнар азайган эссе җәйдә күзәтелә. Терлекләрне начар шартларда тоту, бина кысынкылыгы, канәгатьләнмәслек температура, дымлылык һәм газ режимы бозылу, яктылык җитмәү, моцион булмау, гомуми колориясе җитмәгән бертөрле аксымлы яки углеводлы азыклар ашату да авитаминозның артуына китерә. Авитаминоз яшь, буаз һәм сөт бирүче терлектә, шулай ук чирле яки элегрәк авырган терлектә ешрак очрый.

«Авитаминоз» дип организмда витаминнар җитешмәү очракларын атый­ лар. Бу хәл ешрак яз көннәрендә күзәтелергә мөмкин. Язгы авитаминоз турында сүз чыккач, даруханәдән поливитаминнар алып, яшелчә, җиләк- җимешләрне күп итеп ашарга киңәш итәләр. Бу очракта нишләргә соң?

Үзегезгә нинди файдалы матдәләр җитмәгәнлеген белергә кирәк. Сорауга җавап рәвешендә, витаминнар турындагы мифларны карап үтик. «Әгәр дә организмда тигезлек саклый торган диетик ризык белән тук­ лансаң, витаминнар кабул итү кирәк түгел». Бу дөреслеккә туры килми!

Нинди генә диетада булсагыз да, организмга 20-30 % витаминнар җитмә­ ячәк. Җитмәгәнен комплекслы препаратлар белән тулыландырырга кирәк. Витаминнарның җитмәгән өлешен сатып алынган препаратлар белән тулыландыргач, бүтән проблемалар булуы мөмкин түгел.

Бәлки булмас та... Тик шуны онытырга ярамый, төрле кешенең витаминнарга ихтыяҗы төрлечә бит. «Витаминнар бик күп эчү куркыныч түгел, аның артыгы сидек белән организмнан чыгып бетә». Бу дөрес түгел. Кайбер витаминнарны озак ва- р кыт дәвамында, чамасыз күп кабул итсәгез, аларның зыянлы булулары да бар. Мәсәлән, бик озак вакыт бета-каротин кулланган тәмәке тартучылар- 1 да күкрәк читлегендә яман шеш ешрак очрый. Е витамины кан басымын I күтәрергә мөмкин.

Өстәп шуларны дә искәртү урынлы. Көненә 4 чынаяк каһвә эчү орга- 1 низмда кальцийны гына киметеп калмый, РР, В витаминнарын да җимерә.

Антибиотикларга килсәк, алар В группасы витаминнарын, шулай ук маг- ний, тимер, кальцийны таркаталар. 1 Витаминнарның эффектлыгын бетерә торган башка факторларны белү дә начар түгел. Мәсәлән, алкоголь А һәм В витаминнарыннан башка | цинкны, кальцийны, магнийны, калийны, тимерне җимерә; йоклата торган | дарулар организмда А, Д, Е, В12 витаминнарын үзләштерүне тоткарлый; Г никотин селен һәм А, С, Е витаминнарын җимерә; аспирин организмда I калий, кальций һәм А, В, С группасы витаминнарының күләмен киметә.

I Сез күп компонентлы витанминлы-минераль комплексларын кабул итсәгез, ' микроэлементларны компромиссыз «сугыш» алып барырга мәҗбүр итәсез.

I Мәсәлән, тимер — бакырны, бакыр — цинкны, марганец — магнийны организмнан куа.

Россия галимнәре алып барган тикшерүләр буенча якынча 70 % очрак­ та балаларга, йөкле һәм бала туйдыручы хатын-кызларга, олы яшьтәге кешеләргә С витамины, ә 40-80 процентына каротин һәм В группасы витаминнары, йөкле хатын-кызларга 90 % очракта В6 витамины, ә 70 % ына I фолий кислотасы җитми. | Алкогольле эчемлекләрне еш кабул итүче кеше шунысын да белергә тиеш — спиртлы эчемлекләр В6 (пиридоксин) витаминын җимерәләр һәм аларның организмында ул витаминны юк дип әйтергә була. Ул витаминның дефицитын каплар өчен банан ашарга кирәк. Ә тәмәке тартучыларга С витаминын башкаларга караганда көненә 25 мг күбрәк кабул итү зарур һәрбер кешенең витаминнарга тәүлеклек ихтыяҗы—60 тан 100 мг га кадәр. Истә тотыгыз: витаминнарны кирәгеннән артык кабул итәргә дә ярамый, артык күләмдә алар организмга агулы тәэсир итәләр. е *Кемнәргә нинди витаминнарның, микроэлементлар җитми?

Бу мәсьәлә дә һәр организмның үзенчәлегенә бәйле. Мәсәлән, кальций җитмәве, хатын-кызларның күрем вакытында ешрак очрый. Шул ук вакытта, С витамины хатын-кызлар организмында күбрәк була, чөнки алар җиләк-җимеш ашарга яраталар.

Кешегә витаминның никадәр кирәклеген белергә табиблар ярдәм итәр. Кеше организмының нинди витамин җитмәвенә бәйле реакцияләрен карап китәрбез. | 1 .Аңкаулардан кан китү С витамины җитмәгән вакытта (бу витамин цитруслы җимешләрдә, җиләкләрдә, помидорларда, ташкабакларда, гөлҗимеш тә, сырганакта) күзәтелә. С витамины сөяк тукымаларын, тиренең һәм кан тамырларының сәламәтлеген кирәкле дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Организмнан агуларны чыгарырга, иммунитетны көчәйтергә, инфекцияләргә каршы торуны арттырырга булыша. Организмның саклану көчләрен тупларга ярдәм итә. Бик күп алмашу процессларында катнаша. 2. Нервлану, депрессия В группасы витаминнары җитешмәгәндә күзәтелә.

Бу очракта В1 (тиамин), В5, В6, В12 витаминнары — боткалар, балык, чикләвекләр, бавыр, йомырка, сөт, бакча борчаклары ярдәм итә. В вита­мины нерв һәм мускуллар системасында углеводлар алмашына һәм аларда энергия белән тәэмин итүдә катнаша. Шулай ук йөрәк өчен, арка һәм баш миләре өчен бик кирәкле витамин. Ул ацетилхолин ясауда катнаша, ә ацетилхолин үз чиратында нерв импульсларын күчерергә ярдәм итә. 3 .Авыз почмаклары ярылуы, иреннәрнең кибүе В2 витамины җитмәгәндә сиздерә, ул чүпрәдә, каты бодай, йогырт, сөт, сырда шактый күп була. 4. Азканлылыктан һәм эчәклек эшчәнлегендәге проблемалардан фолий кислотасы коткара, ул яшел яфраклы яшелчәләрдә, чүпрәдә, чүпрә сы­ гынтысында очрый. 5. Караңгы вакытта күзнең начар күрүен яхшыртыр өчен А витамины (ретинол) ярдәм итәр. Ул сыер маенда, сырда, сөттә, йомырка сарысын­ да, бавырда, майлы балыкта, яшелчәләрдә, томат, кишердә күп була. Бу витамин сулыш органнарының, ашказаны-эчәк трактының, бүлеп чыга­ ру органнары (бөерләр, сидек юлы) һәм җенес органнарының лайлалы тышчасын сәламәт халәттә саклап торырга булыша. Иммун системаны җимерелүдән саклый. 6. Аяк бармаклары ойыйлар һәм чәнчеп авырталар икән, бу пантотен , кислотасы кирәклеген күрсәтә. Ул борчакта, арыш-бодай кебек бөртек- леләрдә, гөмбәләрдә, чәчәккәбестәдә була. 7.Чәчләрнең корылыгы, баш кавыгы интектергәндә, биотин җитмәве сәбәп була ала. Ул йомырка сарысында, әстерхан чикләвегендә күп. 8. Тире кычытуы, тире инфекцияләре А витамины җитмәгәндә күзәтелә. Аны сөт, сыер мае, маргарин, йомырка, яшел яфраклы яшелчәләрдән таба аласыз. 9. Мускуллар хәлсезлеге Е витамины (токоферол) җитмәгәндә күзәтелә.

Бу витамин үсемлек майларында, кыяклыларда, чикләвекләрдә, йомыр­ када күп була. Е витамины окисьлашу процессын акрынайта. Бик яхшы оксидант (оксидлашуны тизләтә торган матдә). Иммунитетны көчәйтә, атеросклероз профилактикасында катнаша, Күзәнәкләрнең картаюын акрынайта. Эндокрин бизләрнең эшен яхшырта. Тромбларны эретә, кан тамырларын һәм миокардны ныгыта. 10. Сөякләрне һәм тешләрне ныгыту өчен В витамины (кальциферол) кирәк. Ул тәрәч, скумбрия балыгы бавырында, йомырка сарысында, сыер маенда күп була.

Олы яшьтәге кешеләр өчен «ашамлык эквиваленты» буенча исәпләнгән тәүлекле витаминнар нормасы.

В6 — 1,5 стакан соя яисә фасоль, йә 2 кг яшелчә һәм җимешләр, йә 300- 400 гр бавыр яисә бөерләр.

Е — 1 чәй кашыгы соя мае, йә 1,5 аш кашыгы үсемлек мае. 1 B1 — бер кирпеч икмәкнең 3/4 өлеше, йә 1,5 стакан фасоль, йә 0,5 кг сыер йөрәге.

С — 300 данә борчак бөртеге, йә 80 г кычыткан, йә 1,5 лимон, йә 6 алма.

В2—10 йомырка йә тупас итеп тарттырылган оннан пешерелгән 2 кирпеч икмәк, йә 200 г бавыр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.

Әдәбият үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.