Хөррият хакында

(«Хөррият хакында» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Хөррият хакында» - Габдулла Тукайның 1905 елда язылган шигыре.

Тарих үзгәртү

Шигырь «Фикер» газетасының 1905 елның 11 декабрь санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. Бу имзасын Тукай басма матбугатта беренче тапкыр шунда куллана.

«4 нче дәфтәр»дә (1907 ел1907) бишенче строфадагы:

Дарга асылганнары,

алтынчы строфадагы:

Корбан кыйлды җаннарын, -

дигән юллар урынына күп нокталар куелган; өченче строфадагы

Барча цензур ябылгач, -

дигән юл:

Барча богау алынгач, -

дип төзәтелгән.

Чыганак үзгәртү

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.