«Пантерлар» гвардиясе
«Пантерлар» Гвардиясе (серб. Гарда Пантери), шулай ук 1-нче Биелина җиңел пехота бригадасы (серб. Прва бијељинска лака пјешадијска бригада) — Серб Җөмһүрияте Кораллы көчләренең элиталы бүлекчәсе. Рәсми документларда беренче Биелина җиңел пехота бригадасы дип аталган. Көнчыгыш-Босния корпусы составына кергән. Гвардияне төзү 1992 елның 27 мартында башлана һәм шул ук елның 2 маенда тәмамланган, аның беренче командиры Любиша Савич «Маузер» булган, шулай ук аның белән Бранко Пантелич командалык иткән[1]. 1992 елның 4 сентябренә кадәр Семберия һәм Маевица серб автономияле өлкәсенең милли гвардиясе дип аталган, аннары «Пантерлар» Гвардиясе дип атала башлаган. Аның аша якынча 2 000 сугышчы үткән, аларның 100е сугышта һәлак булган, 800гә якыны яраланган[1]. Бригада сугыш елларында күп кенә импровизацияләнгән бронетехника берәмлекләрен куллануы белән танылган, аларның бер өлеше гадәти граждан йөк автомобильләреннән төзелгән[2]. Хәзерге вакытта Биелинада Гвардия ветераннары ассоциациясе эшли[3].
1-нче Биелина җиңел пехота бригадасы «Пантерлар» гвардиясе | |
---|---|
Оештырылу елы | 2 май 1992 — 2006 |
Ил | Серб Җөмһүрияте |
Хәрби көчләр | Серб Җөмһүрияте Кораллы көчләрене |
Тибы | пехота |
Хәрби саны | 2 мең кеше |
Кушамат | {{{кушамат}}} |
Сугышлар | Босния һәм Герцеговина сугышы |
Катнашу | «Коридор» операциясе
|
Танылган командирлар | Любиша «Маузер» Савич |
Мәдәнияттә
үзгәртү- Родолюб Вулович — YouTube сайтында Пантери (Official Video)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Radio-Televizija Republike Srpske 2014 елның 2 февраль көнендә архивланган.(серб.)
- ↑ Gardijska brigada «Panteri», Bijeljina 2013 елның 4 июнь көнендә архивланган.(серб.)
- ↑ О удружењу 2012 елның 20 май көнендә архивланган.(серб.)
Сылтамалар
үзгәртү- Бригада турында текст 2014 елның 13 март көнендә архивланган.