Тархан (минераль су)

("Тархан" минераль суы битеннән юнәлтелде)

"Тархан" минераль суы - табигый шифалы су. Аз минеральләштерелгән, күләме чикләүсез. Тәтеш районы Олы Тархан авылы янында җир асты ятмаларынан «Волжские воды-К» компаниясе тарафыннан алына һәм куллануга чыгарыла. 2012 йылда табылган.

Тархан минераль суы

Тарихы үзгәртү

2012 елда Татарстан Республикасы Тәтеш районының көньяк-көнбатыш өлешендә, Олы Тархан авылы янында табигый составы һәм үзлекләре белән бер-берсеннән аерылып торучы 3 типтагы су чыганаклары ачылган. Тархан ятмасы территориясенең уникальлеге аның географик урыны, махсус урман-парк ландшафты, уңайлы экологик хәле һәм, иң мөһиме, геологик-гидрогеологик шартлары белән билгеләнә.

Җитештерү үзгәртү

Олы Тархандагы завод 1,5 мең квадрат метр мәйданны били, аның территориясендә минераль су чыгаручы өч скважина һәм заманча җиһазландырылган цех урнашкан. Скважиналар җитештерү линиясеннән йөз метр ераклыкта гына торалар, димәк, су чыгару урыныннан алып агызу урынына кадәр барып җиткү выкатанда үзенең кыйммәтле үзлекләрен югалтмый. Цехта "Тарханская 1", "Тарханская 3" һәм "Тарханская 4" суларын газландыралар Һәм 0,5 литр сыешлы яшел төстәге пыяла шешәләргә агызалар.
"Тарханская 1" суы составы буенча кисловодскныкы тибындагы минераль суларга (дөньякүләм танылган нарзаннар), органик матдәләргә бай булган «Тарханская 3»- Ундорыныкы тибындагы минераль суларга ("Волжанка"), сульфатлы-натрийлы «Тархан 4» - Чабаксарныкы тибындагы минераль суларга аеруча якын булып торалар.
Төрле составтагы минераль суларның бер урында туплануы Татарстан өчен сирәк күренеш.

Шулай ук карагыз үзгәртү

http://tarhanskaya.ru/

Чыганаклар үзгәртү

https://www.evening-kazan.ru/articles/mineralnuyu-vodu-tarhanskaya-nachali-vypuskat-v-tetyushskom-rayone.html