Sukhoi Superjet 1002000 елларда "Сухой граждан очкычлары" ширкәте тарафыннан эшләнгән Россия байрагы Россия Федерациясе якынмагистраль пассажир очкычы. Superjet-100 киң чит ил ширкәтләре катнашларында ясалган.

Sukhoi Superjet 100
Sukhoi Superjet 100
Тип пассажир очкычы
Эшкәртүче Сухой граждан очкычлары
Эшләп чыгаручы КнАФ ЗАО «ГСС»
Баш конструктор ?
Беренче очыш 2008
Файдалану башы 21 апрель 2011
Статус файдалануда
Төп файдаланучылар Аэрофлот
Җитешерү еллары 2006 — х.в.
Sukhoi Superjet 100 (Campeche, Mexico) 2015
Sukhoi Superjet 100
Ту-334

Superjet-100 2006 елдан Амурдагы Комсомольскидә "Сухой граждан очкычлары" ширкәтендә җитештерелә. Әлегә (2013 ел) 24 данә Superjet 100 ясалды.

Ту-334 очкычында берничә мөһим өстенлек Superjet-100 очкычы алдында бар:

  • Бәясе: Ту-334 — 18-22 млн. доллар тора; Superjet-100 — 35-40 млн. доллар тора.
  • Двигатель: Ту-334 очкычында йөрткечләр койрыкта югарыда урнашкан, Superjet-100 очкычының канатларында 40 см. җир өстеннән урнашкан, шуңа күрә күбесе Россия һава аланында Superjet-100 кулланылып булмый.
  • Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора. Superjet-100 очкычы 10-15%ка Россия җиһазларыннан гына тора.
  • Россиянең Төньяк салкын өлкәләрендә Superjet-100 куллануы шик астында була, чөнки чит ил җиһазы шул каты хәлдә ватыла ала. Ту-334 эшенең температура киңлеге -50 С +50 С диярлек була.
  • Сухой авиаширкәте хәрби очкычлары гына җитештерә иде, граждан очкычларын җитештерү тәҗрибәсе бөтенләй юк. Туполев Бюросы — танылган, аталган һәм тикшерелгән граждан очкычының җитештерүче.

Superjet-100 очкычында бер өстенлек генә Ту-334 очкычы алдында бар:

  • Superjet-100 экипажында 2 кеше, Ту-334 экипажында 3 кеше.

Әмма Superjet-100нең төп көндәше Украинаның Антонов конструкторлык бюросында эшкәртелгән Ан-148 очкычы, ул лицензия буенча Воронеж авиаширкәтендә ясала. Ләкин Ан-148 — югарыплан (югары итеп урнашкан канатлы очкыч).[1]

Очу-техникалык бәяләмәләре үзгәртү

 
Superjet-100
Бәяләмә Superjet-100 SSJ-95
Беренче очыш 2007
Файдалану башы 2011
Канат киңлеге 27.8 м
Озынлыгы 29.8 м
Фюзеляж киңлеге 3.2 м
Койрык биеклеге 10.3 м
Канат мәйданы 83.2 м²
Иң зур сәүдә йөкләнеше 12 250 кг
Иң зур ягулык салуы 12327 кг
Иң зур очып китү авырлыгы 42 500 кг
Пассажир сыйдырышлыгы 95-98
Салон киңлеге 3.57 м
Салон биеклеге 2,11 м
Экипаж 2
Керәйсер тизлеге 820 км/ч
Иң зур тизлек 950 км/ч
Хезмәт түшәме 11 000 м
Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы 3 050 км
Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы 2 040 км
Двигательләр PowerJet SaM146, 2 x 7080 кгс
Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы
(Иң зур сәүдә йөкләнеше)
1800 кг/сәг
чагыштырма ягулыкның тотылуы:
25 г/пасс.-км
Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы 1809 м

Тасвирлама үзгәртү

 
Superjet 100 кабинасы

Superjet 100 — канатларда урнаштырган ике двигательле түбәнпланлы очкычы. Superjet 100 очкычында чил ил радионавигацион җиһазы кулланыла.

Һәлакәтләр үзгәртү

Дата Борт номеры Урын Һәлак булганнар/Бортта Кыскача тасвирламасы
09.05.2012   RA-97004   Джакарта 45/45
05.05.2019   RA-89098   Шереметьево 41/78[2] Ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган очкычта янгын чыккан[3]; лайнер яңадан эшкә кулланырлык түгел.

Баш Superjet 100 очкычының файдаланучысы — Аэрофлот авиаширкәте буенча Superjet-100 очкычына 40% бөтенесе һәләкәтләрдән туры килде. Аэрофлот авиапаркында 10 Superjet 100 очкычы гына бар (8%), ләкин бу 8% 2012 елда 40% бөтенесе һәлакәтләр китерде. Баш казасы: шасси тоткаруы һәм кондиционер системасы начар эшләве [1].

Тышкы сылтамалар үзгәртү


  1. Азатлык Радиосы. Индонезиядәге каза Superjet-100 язмышына тәэсир итә ала.
  2. Расследование уголовного дела об аварийной посадке пассажирского самолета в столице передано в центральный аппарат СК России
  3. Среди погибших при аварийной посадке Superjet оказались двое детей