Шереметьево Халыкара һава аланы

Шереметьево Халыкара һава аланы (рус. Междунаро́дный аэропо́рт Шереме́тьево, tat.lat. Şeremetyevo Xalıqara hawa alanı (үле сылтама)) — Россия байрагы Россия Федерациясенең икенче зур һава аланы (Домодедоводан соң), Аурупаның иң эре һава аланнары исемлегенә керә.

Шереметьево Халыкара һава аланы
Терминал D
IATA коды: SVO
ICAO коды: УУЕЕ (UUEE)
Мәгълүмат
Ил Россия
Төбәк Мәскәү өлкәсе
Тип граждан
Файдаланучы ОАО «Шереметьево Халыкара аэропорты»
Урын Мәскәү өлкәсе, Химки шәһәре
Авиаширкәтләр
  • «Аэрофлот»
  • Nordwind Airlines
  • « AirBridgeCargo »
  • «Лукойл-Авиа»
  • «Джет Эйр Групп»
  • «Премьер-Авиа»
Диңгез өстеннән биеклеге: +192 м.
Координатлар: 55°58′21″ т. к. 037°24′52″ кч. о.HGЯO
Җирле вакыт UTC +4
Эш вакыты тәүлек буе
Сәхифә www.svo.aero
Очып менү-төшү юллары
Саны Зурлыгы Түшәмәсе
07R/25L 3700х60 PCN: 64/R/A/W/T

Тимербетон/Цементобетон

07L/25R 3550x60 PCN: 62/R/A/W/T

Цементобетон/Цементобетон

Нөфус(декабрь 2012)
Пассажир
әйләнеше
(кеше/ел)
25 000 000

(2011 — 22,55 млн)

Мәскәү өлкәсенең Химки һәм Лобня шәһәрләре арасында урнаша. Мәскәүдән ераклыгы — 13 километр (А, B, C терминаллары), 9 километр (D, E , F терминаллары).

2008 ел мәгълүматлары буенча Шереметьево һава аланыннан төрле авиаширкәтләр ерактагы чит илләренә 50%, БДБ илләренә 6% очыш ясыйлар.

Һава аланы тарихы 1951 елның 13 сентябрендә башлана. Башта һава аланын Хәрби-һава көчләре файдалана. 1959 елда Шереметьево һава аланы граждан очкычларына тапшырыла. Совет заманында Шереметьво-2 терминалы — баш Совет Халыкара һава лиманы.

Сылтамалар үзгәртү