Көфер
(Käfer битеннән юнәлтелде)
Көфер яки көферлек (гарәп. كفر) – исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек – бөтен гөнаһларның тамыры, аны (тәүбә итмичә) кыла торган кеше кәфер дип атала. Көфернең бер төре - ширек.
Көфер | |
Һәштәге | Kufr һәм Kafir |
---|
«Көферлек» («Көфер») сүзенең тамыры: «К+Ф+Р» (ك+ف+ر), сүз «КәФәРа» (гарәп. كَفَرَ - 1)яшерү, каплау, томалау; 2) рәхмәтсез булу 3) ышанмау) фигыленнән ясалган[1].
Көферлек төрләре үзгәртү
Көферлек зур һәм кече көферлеккә бүленә[1]. Зур көферлек белән кече көферлек арасында нигездә 4 аерма бар:
- Зур көферлек иманга, тәүхидкә тулысынча каршылык булып тора, ә кече көферлек - иманның тулылыгына.
- Зур көферлек бөтен яхшы гамәлләрне юк итә һәм кешене исламнан чыгара, ә кече көферлек исламнан чыгармый, зур гөнаһка тиңдәш.
- Зур көферлек, әгәр кеше тәүбә итмәсә, Аллаһ тарафыннан гафу ителми, ә кече көферлекне Ул гафу итәргә мөмкин.
- Зур көферлек кешене мәңгегә тәмугка илтә, ә кече көферлек каты җәзага сәбәп булып тора.
Имам ибн әл-Каййим зур көферлекне биш төргә бүлә:
- Куфр әт-тәкзиб (гарәп. كُفْرُ التَكْذِيب) - пәйгамбәрләрне ялганда гаепләү, аларны ялганчылар дип санау белән бәйле көферлек.
- Куфр әл-истикбар (гарәп. كُفْرُ الإِسْتِكْبَار) - тәкәбберлек белән бәйле көферлек; исламның хаклыгына инану, ләкин аны кабул итмәү.
- Куфр әл-иград (гарәп. كُفْرُ الإِعْرَاض) - исламны тулысынча игнорлау, исәпкә алмауга нигезләнгән көферлек; пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи үәссәләм) тулысынча читкә борылу (аның миссиясе турында хак дип тә, ялган дип тә әйтмәү).
- Куфр әш-шәкк (гарәп. كُفْرُ الشَّكّ) - исламның хаклыгында шикләнүгә нигезләнгән көферлек.
- Куфр ән-нифак (гарәп. كُفْرُ النِفَاق) - икейөзлелек-нифакка нигезләнгән көферлек; тыштан мөселман булу, ләкин эчтән исламга көферлек күрсәтү.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 http://www.whyislam.ru/index/main/neverie.htm(үле сылтама)