Өлфәт Мәганов, Өлфәт Мәган улы Мәганов (1928 елның 13 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы2018 елның 15 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) — Татарстан геофизикасына нигез салучыларның берсе, ССРБ һәм РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.

Өлфәт Мәганов
Туган телдә исем Өлфәт Мәган улы Мәганов
Туган 13 ноябрь 1928(1928-11-13)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы
Үлгән 15 октябрь 2018(2018-10-15) (89 яшь)
РФ, ТР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре нефтьче
Җефет Роза Фатих кызы
Балалар уллары Равил, Наил, кызы Энҗе
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыХалыклар дуслыгы ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале

 Өлфәт Мәганов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
улы Равил Мәганов (1954―2022), «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты
 
улы Наил Мәганов (1958), «Татнефть» ГАҖ генераль директоры

1928 елның 13 ноябрендә БАССР Шаран районында туган. Уфада геология техникумын тәмамлаганнан соң, 1947 елда Шөгер авылында урнашкан геофизик экспедициягә җибәрелә. 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер булып эшли, 19781998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсен җитәкли[1].

19551957 елларда ВЛКСМ Әлмәт шәһәр комитетының беренче сәркатибе. 1958 елда Әлмәтнең геофизика хезмәтләре идарәсенә әйләнеп кайта. И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. 58 ел әлеге идарәдә эшли, шуларның 20 елын җитәкче булып тора. Татарстан геофизикасына нигез салучыларның, «Татнефть»не башлап җибәрүчеләрнең берсе. Татарстанда каротаж(рус.) тикшеренүләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, 1970-еллар уртасында борауланган җиде горизонталь скважинада(рус.) тикшеренүләр үткәрә, үтә тирән скважиналарда(рус.) тикшеренүләр оештыра һәм тәэмин итә. Татарстан геофизикасы елъязмасына Ө. М. Мәганов нефть катламнарын ачуның һәм насос-компрессор торбаларын парафиннан электр белән җылыту методы белән чистартуның яңа ысулын үстерү инициаторларының берсе буларак керде. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашы белән промыселларда нефть ятмаларын эшкәртүгә геофизик контроль системасы методикасы һәм аппаратурасы кертелде, төзелә торган скважиналарның геофизик тикшеренүләре материаллары цифрлы теркәүгә күчте[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Роза Фатыйх кызы, мәктәптә укытучы булып эшләгән, «Халык мәгарифе отличнигы».

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү