Парафинбалавыз га охшаган катнашма, (нем. Paraffin), нефть продукты, башлыча мол.м. 300-400 булган нормаль төзелешле туенган C18—C35 углеводородлар кушылмасы. С18Н38 (октадеканнан С35Н72 (пентатриоконтангача).

Парафин
Сурәт
 Парафин Викиҗыентыкта

Үзенчәлеге үзгәртү

Тыгызлыгы 0,880-0,915 г/см (15 °C).Аның составында шулай ук изопарафиннар, нафтен‑ароматик, нафтен углеводородлары бар. Төссез кристалл (эрү температурасы 45-65 °C, тыгызлыгы 880-915 кг/м3) яки сыекча (кайнау температурасы 180-360 °C); суда, этил спиртына эреми, күп кенә органик эреткечләрдә, минераль майларда эри. Химик реагентларның күбесенә инерт; азот кислотасы, һавадагы кислород (140 °C) һ. б. белән майлы кислоталарга кадәр окисьлаша; хлор белән хлорофиллар барлыкка китереп реакциягә керә. М

Кулланылышы үзгәртү

Аксым‑витаминлы концентратлар алу, бизәү өчен, синтетик май кислоталары, шырпы, каләм, май шәмнәре, синтетик юу чаралары җитештерүдә кулланыла, αα‑олефиннар алу өчен чимал, электроизоляция материалы, пластик майлар компоненты, майлавыч майларга писака буларак; югары тазалыктагы парафиннар — таралар, төрү материаллары, Резина‑техник изделиеләр эшләүдә, азык сәнәгатендә чәйни торган резинкалар компоненты сыйфатында, медицина парафин парафин белән дәвалауда файдаланыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Химическая энциклопедия / редкол.: Кнунянц И.Л. и др.. — М.: Советская энциклопедия, 1992. — Т. 3. — С. 446, 207. — 639 с. — ISBN 5-85270-039-8.