Әшрәф Синәева, Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (кыз фамилиясе Халитова, 1892 ел, РИ, Рязань губернасы, Касыйм1925) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Мәскәүдә рус театрында, «Сәйяр» төркемендә, Казанда татар театрында уйнаган.

Әшрәф Синәева
Туган телдә исем Әшрәф Гатаулла кызы Синәева (Халитова)
Туган 1892(1892)
РИ, Рязань губернасы, Касыйм
Үлгән 1925(1925)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре драма артисты

 Әшрәф Синәева Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ә. Синәева (с), З. Тинчурина (ү), Г. Болгарская (у). 1919

1892 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә туган. Император Александр театры каршындагы театр мәктәбен тәмамлаган (Петроград, 1917).

Иҗаты үзгәртү

Актер буларак беренче адымнарын Мәскәүдә, рус театрында ясый. 1917 елда «Сәйяр» труппасына чакыралар, әлеге төркемдә төп рольләрдә уйный башлый. Ватандашлар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында уйный. Соңыннан Казанда Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында эшли[1].

Иҗатына рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәге һәм «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары йогынтысы көчле була. «Татар театрының иң мәдәниятле һәм талантлы актрисасы»[2].

Уйнаган рольләре үзгәртү

Амплуасы — яшь кыз рольләрен башкару була.

Гаилә хәле үзгәртү

Ире (1923 елга кадәр) — Ситдыйк Айдаров, актер, җырчы[3]..

Чыганаклар үзгәртү

 
«Сәйяр» труппасы: утырганнар (с) Тинчурина, Кариев, Синәева, артта (с) Арапова, Болгарская. 1917
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Әдәбият үзгәртү

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Камал театры сайтының «Тарих» бүлегендә, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2015-11-03 
  2. [1](үле сылтама) «Красная Татария», 04.04.1930
  3. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 852нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9