Рабит Батулла

татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе

Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев исемендәге (2024) премия лауреаты.

Батулла
Туган телдә исем Роберт Мөхлис улы Батуллин
Туган 26 март 1938(1938-03-26) (86 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Түбән Олыҗы
Яшәгән урын Габдулла Тукай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Рузия (III никахы)[2]
Балалар улы Илдар, кызы Ирина;[3]уллары Нурбәк, Байбулат (III никахтан)
Ата-ана
  • Мөхлис Батуллин (әти)
Бүләк һәм премияләре ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2006 ел)

 Батулла Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.

Иҗат үзгәртү

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.

Фильмография үзгәртү

Бүләкләр үзгәртү

Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул:

Хөрмәтләү үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Рабит Батулла темасы буенча бит бар