Җәүдәт Әхмәтҗанов (1926)

партия эшлеклесе (Зәй районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР)

Җәүдәт Әхмәтҗанов, Җәүдәт Габдулла (Абдулла[1]) улы Әхмәтҗанов (1926 елның 23 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Спас кантоны, Карамалы1977 елның 17 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Карамалы) — Бөек Ватан сугышында катнашкан фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, 1972—1977 елларда КПССның Зәй район комитеты беренче сәркатибе. 1970—1972 елларда халык депутатларының Чаллы район советы башкарма комитеты рәисе. Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Җәүдәт Әхмәтҗанов
Туган телдә исем Җәүдәт Габдулла улы Әхмәтҗанов
Туган 23 март 1926(1926-03-23)
СССР, РСФСР, ТАССР, Спас кантоны, Карамалы
Үлгән 17 июль 1977(1977-07-17) (51 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Карамалы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре фирка эшлеклесе
Балалар улы Илгизәр
Бүләк һәм премияләре
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
«Батырлык өчен» медале«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале«Праганы азат иткән өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1926 елның 23 мартында Татарстан АССР Спас кантоны (1930 елдан Әлки районы) Карамалы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Карамалы җидееллык мәктәбен тәмамлаган (1940). 1940 елда Казан технология техникумына (1944—1955 елларда механика−теххнология техникумы, 1955 елдан җиңел сәнәгать техникумы, хәзер технология һәм дизайн көллияте[2]) укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, туган авылына әйләнеп кайта. 1943 елның көзенә кадәр «Кызыл байрак» колхозында хисапчы булып эшли. 1943 елның көзендә Кызыл гаскәргә алына. 3нче гвардия танк армиясендә(рус.) (командующий маршал Павел Рыбалко) элемтәче-разведчик була. Әлеге армия составында Брянск, Үзәк, Воронеж, 1нче Украин фронтларында көрәшеп, Львов шәһәрен, Праганы азат итә, Берлинны ала[3]. Контузия алгач, хәрби хезмәтен полкның финанс бүлеге башлыгы вазифасында дәвам итә. 1945 елның апрелендә Берлинда КПСС сафларына керә.

1950 елда армиядән кайта, 1950—1952 елларда КПССның Әлки район комитетында пропагандист булып эшли. Мәскәү Югары партия мәктәбен (1956), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (1962), Минзәлә совхоз-техникумын (1965) тәмамлаган. 1958—1960 елларда КПССның Ширәмәт район комитетының Кызыл Чапчак МТСы зонасы буенча секретаре итеп сайлана. 1960—1962 елларда халык депутатларының Ширәмәт район советы башкарма комитеты рәисе, Чаллы (1976 елда Тукай) районы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе башлыгының беренче урынбасары (1965), рәисе (1965—1970) булып эшли.

1970—1972 елларда — халык депутатларының Чаллы район советы башкарма комитеты рәисе.

1972 елда яңадан оешкан Зәй районында КПССның район комитеты беренче секретаре итеп сайлана. 1972 елның 23 ноябреннән 1977 елның 17 июленә кадәр әлеге вазифада эшли[4]. Ул эшләгән чорда Зәй районында зур үзгәрешләр була. Зәй ДРЭСы эксплуатациягә тапшырыла. Тәгәрмәчләр җитештерү заводы төзелә. Азык-төлек омплексы (1986 елдан кондитер фабрикасы) сафка баса. Районда 4 сөт комплексы, 5 мәдәният йорты, 7 урта гомуми белем бирү мәктәбе, колхозчылар, совхоз эшчеләре өчен 150 ике фатирлы йорт төзелә[4]. КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзалыгына кандидат һәм әгъза, Татарстан АССР Югары Советы депутаты була.

1977 елның 17 июлендә юл фаҗигасендә һәлак була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 2011 елда Зәй шәһәренең Җәүдәт Әхмәтҗанов яшәгән Төзүчеләр тыкрыгы, 6нчы санлы йортта мемориаль такта куелган[5].
  • Исеме Әлки районы энциклопедиясенә кертелгән.
  • Зәй шәһәренең Воздвиженка микрорайонында яңа урамга исеме бирелгән [4].

Әдәбият үзгәртү

  • Семен Гудошников. Җәүдәт Абдулла улы Әхмәтҗанов. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 94-95нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
  • Семен Гудошников. Күркәм зат иде. «Зәй офыклары». 2001 ел, 10 апрель.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җәүдәт Абдулла улы Әхмәтҗанов. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 94-95нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
  2. Казанский Колледж Технологии и Дизайна
  3. Ахметзянов Завдат Абдуллович. Бессмертный полк, 28.04.2015(рус.)
  4. 4,0 4,1 4,2 Роза Илалтдинова. Именем Ахметзянова назовут одну из улиц Заинска. zainsk-inform.ru, 13.06.2018(рус.)
  5. Читатель Нового Зая рассказал о жизни одного из заинских ветеранов, дошедшего до Берлина. Новости Заинска, 9.05.2014(рус.)