Дан ордены. 1943 елның 8 ноябренда ССРБ Югары Шура Президиумы Дан ордены турында Боерык игълан итте. Аның 3 дәрәҗәсе бар. Бу орден Кызыл Армия составының рядовойларга һәм сержантларга, ә авиациядә кече лейтенантларга да зур шәхси батырлыклар өчен бирелә.

Дан ордены
Ил ССБР байрагы ССРБ
Төр орден
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Дан ордены

Дан орденының статуты һәм тасмалар төсе буйлап элекке Георгий хачын хәтерләтә.

Дан орденының өч дәрәҗәле була, югары I дереҗәсе — алтыннан, II һәм III — көмештән (икенче дәрәҗәсенең үзәк медальоны алтыннаткан була).

Әмма бүләкләү III дәрәҗәдәседән башлана. III дәрәҗә Дан орденының беренчесе сапер Г. Исраелянга бирелгән.

Өч дәрәҗә Дан орденының иң беренче кавалерлары:

  • өлкән сержант К.К. Шевченко
  • ефрейтор М.Т. Питенин

Ике мең ярымнан артык сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды. Алар арасында Советлар Берлеге Каһарманнарыннан да дүрт кеше бар:

  • очучы һөҗүм авиациясе полкы кече лейтенанты Иван Григорьевич Драченко
  • диңгез җәяүле гаскәре гвардия старшинасы Павел Христофорович Дубинда
  • артиллериячеләр
    • гвардия өлкән сержанты Андрей Васильевич Алёшин
    • өлкән сержант Николай Иванович Кузнецов

Дан орденнарының тулы кавалерлары арасында дүрт хатын–кыз бар:

  • снайпер старшина Н.П. Петрова
  • пулеметчы сержант Д.Ю. Станилиене
  • медсестра старшина М.С. Ноздрачева
  • укчы–радист гвардия старшинасы Н.А. Журкина

Дан орденының тулы кавалерларыннан 8 кеше сугыштан соң Социалистик Хезмәт Каһарманы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Бөек Ватан сугышы чорында бер миллионга якын кеше III дәрәҗә Дан ордены алган, II дәрәҗә — 46 меңнән күбрәк һәм I дәрәҗә — 2631 кеше.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Галерея үзгәртү