Җирән кашка
«Ерән кашка», «Җирән кашка» (баш. Ерән ҡашҡа-Җирән Бүре) — башкорт халык җыры, озын көй.
«Җирән кашка» | |
---|---|
Җыр | |
Язылган | билгесез |
Көй авторы | халык |
Сүзләр авторы | халык |
Тышкы медиафайллар |
---|
Тарих үзгәртү
Беренче тапкыр С. Габәши тарафыннан язып алына һәм "Башҡорт халыҡ йырҙары" (1935) җыентыгында басылып чыга[1][2]. Аннары җырны Ф. Х. Камаев, Л. Н. Лебединский, Ф. А. Нәдершина, Г. З. Сөләйманов, Р. С. Сөләйманов, Х. Ф. Әхмәтов һ. б. язып ала.
Тасвирлама үзгәртү
Җыр лиро-эпик характерда язылган. «Ерән кашка» Ватан сугышы (1812) вакыйгаларына бәйле. Җыр сугышка китүче егетләр белән аларны озатучы кызлар арасындагы диалог формасында эшләнгән, кушымтасында яугирнең туры юлдашы — атына мөрәҗәгате бар. Җыр 2 өлештән тора, җырның башы һәм кушымтасы капма-каршы (контрастлы) темпта башкарыла: озын көй стилендәге җырның баш өлешендә баскычлар буйлап түбәнәюче көй хәрәкәте өстенлек итә, дәртле кушымта салмак көйгә якыная, акрыная баручы каденция әйләнешләре җыр башындагы аһәңлелекне кайтара.
Җырны башкаручылар арасында: Нажия Аллаярова, Б. Н. Вәлиева, Рамазан Янбәков, Т. Рәшитова. Җырны курайчылар ансамбле өчен — А. М. Кобагошев, а cappella хоры өчен — Ш. З. Колбарисов, С. Ә. Низаметдинов, В. Г. Соколов, тавыш һәм фортепьяно өчен М. Ә. Мозаффаров, К. Й. Рәхимов эшкәртә. Җыр «Каһым түрә» операсында файдаланылган.
Сылтамалар үзгәртү
- Ерән кашка
- Гөлназ Галина. «Ерән ҡашҡа». 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган. Башкирская энциклопедия(рус.)(башк.)
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Фоменков М.П. Башкирская народная песня. Уфа, 1976.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-12-24, retrieved 2018-12-15