Шамил Колбарисов
Колбарисов Шамил Зөфәр улы (23 май 1923 ел — 30 сентябрь 2004 ел) — башкорт композиторы, җырчы (баритон) һәм режиссер. 1978 елдан ССРБ Композиторлар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. РСФСР-ның (1990) һәм Башкорт АССР-ының (1968) атказанган сәнгать эшлеклесе. II дәрәҗә Ватан сугышы (1985) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1957) орденнары кавалеры.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 23 май 1923 |
Үлем датасы | 2004 |
Һөнәр төре | композитор, җырчы |
Музыкаль инструмент | тавыш[d] |
Бүләкләр |
Биографиясе үзгәртү
Шамил Зөфәр улы Колбарисов 1923 елның 23 маенда Уфа губернасы Уфа кантонының Нөрле авылында (Башкортстан Республикасының Уфа районы) туа. 1945 елда Башкортстан музыка училищесына керә һәм Н. А. Караулова классы буенча 1948 елда тәмамлый.
1952 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә вокал (педагоглар С. Н. Стрельцов, В. Ф. Карин), композиция (педагог Е. О. Месснер) белгечлеге буенча белем ала.
1952 елдан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының солисты һәм режиссеры булып эшли. Шамил Колбарисов 50-дән артык опера партиясен башкара. 1968 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә солист һәм режиссер, 1974 елдан сәнгать җитәкчесе булып эшли. Филармониянең 70 тән артык тамаша программасының режиссеры була. 1978—1989 елларда — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының музыкаль бүлеге мөдире.
1955 елда Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.
Шамил Зөфәр улы — «Бер кабынса гыйшык уты» (Ш. Биккол һәм Ш. Колбарисов либреттосы, 1965 елда куела), «Гөлсөярнең сөйгәне» (Н. Асанбаев либреттосы, 1983) дигән оперетталар, симфоник оркестр өчен «Бәйрәм увертюрасы» (1982), «Халыкка дан» кантатасы (1952), Ш. Биккол шигыренә «Урал» хор поэмасы (1953), башкорт шагыйрьләренең шигырьләренә 100-ләгән җыр һәм романс, Башкортстан театрларында куелган 40-тан артык тамаша музыкасы авторы.
Партияләре үзгәртү
- Сәүбән (А. Э. Спадавеккиа һәм Халикъ Зәимов, «Акбузат»),
- Ваһап (Н. К. Чемберджи, «Карлыгач»),
- Әхмәт (Н. И. Пейко һәм Мәсәлим Вәлиев, «Айсылу»),
- Пугачев һәм Чураман (Заһир Исмәгыйлев, «Салават Юлаев») һ.б.
Әсәрләре үзгәртү
җырлары:
- «Янбикә» (Рафаэль Сафин шигыре),
- «Салкын чишмә» (Муса Гали шигыре),
- «Ак каеннар» (Әнгам Атнабаев шигыре),
- «Яз килә», «Фронтташ әшнә, тавыш бир» (икесе дә Шәриф Биккол шигыренә),
- «Синең улыңмын мин, Ватаным» (Наҗар Нәҗми шигыренә),
- «Имән турында баллада» (Абдулхак Игебаев шигыренә) һ.б.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү
- «Хезмәт Билгесе» ордены (1957)
- 2-се дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- БАССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1968)
- РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990)
- Бөек Җиңүнең 55 еллыгына багышланган Җөмһүрият музыкаль әсәрләр конкурсы лауреаты (2000).
Сылтамалар үзгәртү
- Шамиль Зуфарович Кульборисов
- Журнал «Ватандаш». Ҡолбарисов 2017 елның 26 февраль көнендә архивланган.