Нәҗип Асанбаев

татар язучысы, драматург

Нәҗип Асанбаев, Николай Васильевич АсанбаевБашкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы, драматург. Башкортстан халык язучысы (2006). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1983).

Нәҗип Асанбаев
Туган телдә исем Николай Васильевич Асанбаев
Туган 7 ноябрь 1921(1921-11-07)
Акман, Бакалы вулысы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР
Үлгән 28 март 2013(2013-03-28) (91 яшь)
Уфа, Россия
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
 Россия
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены (1944)

Ватан сугышы ордены, 1-нче дәрәҗә (1945) Ватан сугышы ордены, 2-нче дәрәҗә (1985)

Салават Юлаев премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1921 елда Акман исемле керәшен авылында гади игенче гаиләсендә туган.

1939 елда Уфада финанс-икътисад техникум тәмамлый. Ярмәкәй урта мәктәбендә укыта.

1941 елда Рязань хәрби училищесын тәмамлап, фронтка бәтәрәй командиры итеп җибәрелә. Сугышны гвардия капитаны званиесендә тәмалый. 1949 елда Совет гаскәреннән җибәрелә.

1950-1959 елларда Кызыл Таңның әдәби хезмәткәре, Октябрьски һәм Салаватта хәбәрче. Сигез ел Салават башкорт театрында (элекке Авыргазы татар колхоз-совхоз театры) директор булып эшли. Шул елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.

1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.

1963-1965 елларда Башкорт академия театры директоры.

Иҗади эшен прозаик буларак башлый. 1950 еллар ахырында драматургиягә күчә. Нәҗип Асанбаев, нигездә, талантлы драматург булып танылды. Аның дистәләрчә пьесалары төрле театрларда сәхнәләштерелде һәм зур уңыш белән барды.

2013 елның 28 мартында Башкортстанның халык язучысы, мәшһүр прозаик, язучы, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны, җәмәгать эшлеклесе Николай Васильевич Асанбаев (Нәҗип Асанбаев) вафат булды.[1][2]

Сәхнә әсәрләре үзгәртү

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр үзгәртү

Нәҗип Асанбаев сугышта катнашкан өчен, орден, медальләр белән бүләкләнгән.

1983 елда Салават Юлаев премиясенә лаек була.

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү