Югары Ослан төбәкне өйрәнү музее

Югары Ослан төбәкне өйрәнү музее, Югары Ослан районы төбәк музее (рус. Верхнеуслонский краеведческий музей) — Татарстанның Югары Ослан районы үзәге Югары Ослан авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Югары Ослан төбәгенең борынгы заманнан бүгенгә кадәрге тарихы белән таныштыра.

Югары Ослан төбәкне өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Югары Ослан районы
Урын Югары Ослан
Югары Ослан
төбәкне өйрәнү музее
Нигезләү датасы 2001
Урын 422770 ТР, Югары Ослан районы, Югары Ослан, Совет ур., 22.
Директор Мария Сергей кызы Шаһиәхмәтова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

Музей төзү буенча эшчәнлек җәмәгать башлангычында 1994 елда башлана. 2001 елның 19 октябрендә районның 70 еллыгы уңаеннан ачыла. Музей ачылу тантанасында ТР Президенты М. Ш. Шәймиев, ТР прокуроры К. Ф. Әмиров катнаша[1].

Бина үзгәртү

Музей «Идел» кинотеатрының икенче катында урнашкан.

Экспонатлар үзгәртү

Музейның 9 000 (төп фондта 8 342, фәнни-ярдәмче фондта 349) саклау берәмлеге экспонаты бар. Иң борынгы тупланма — Владимир Заусайлов инкыйлабка кадәр туплаган палеолит чоры әйберләре.

Ике күргәзмә залындагы экспозицияләр:

  • Төбәкнең борынгы заманнан 1917 елга кадәрге тарихы.
  • Югары Ослан төбәге XX гасырдан.

Зөя өязенең, Югары Ослан авылының XVIXX гасырлардагы тарихы, почта тракты һәм почта станциясе турында мәгълүмат тупланган. Югары Осланда булган билгеле шәхесләр — Петр Iнең кулдашы кенәз А. Д. Меншиков(рус.) (хатынын Югары Осланда җирләгән), император Павел I, А. Н. Радищев(рус.), А. И. Герцен(рус.), Т. Г. Шевченко, В. И. Немирович-Данченко(рус.) һ. б. язмышы белән танышырга мөмкин.

Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашкан авылдашлар турында материаллар бар.

Экскурсияләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү