Тарас Григорий улы Шевченко (укр. Тарас Григорович Шевченко; 18141861) — украин шагыйре, язучы, рәссам һәм әртис. Шулай ук рус телендә дә иҗат иткән[1]. Тарас Шевченко украин әдәбиятының иң күренекле вәкилләренең берсе. Аның әдәби мирасы украин теленең һәм әдәбиятының нигезе булып санала.

Тарас Шевченко

Автопортрет (1840)
Тугач бирелгән исеме: Тарас Шевченко
Туу датасы: 9 март 1814(1814-03-09)
Туу урыны: Моринцы авылы, Киев губернасы, Россия империясе
Үлем датасы: 10 март 1861(1861-03-10) (47 яшь)
Үлем урыны: Санкт-Петербург, Россия империясе
Ватандашлык: Россия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь, рәссам, әртис
Иҗат итү еллары: 1832
Иҗат итү теле: украин, рус
Имза:

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Тарас Киев губернасында крепостной игенчеләр гаиләсендә ута. Яшь чагында аңарда рәссамлек сәләте уяна. Баяр Энгелһардт аны үз акчасына Вилнәгә рәссамлыкка укырга җибәрә. Баяр Санкт-Петербургга күчеп киткәч, Тарасны үзе белән ияртеп китә. Ул яшь рәссамга заказлар табып, кергән табышны үз кесәсенә салып бара. Петербурның иң зур рәссамнары һәм башка иҗат әһелләре мондый хурлыклы хәлгә нәфрәтләнеп, баярдан сатып алу сүзен кузгаталар. Ләкин тегесе, керем чыганагын югалтасы килмичә, мәсәләне һаман суза, ниһаять, Петербурдагы тормышның 7нче елында 2500 сум бәя куя. Язучы Галимҗан Ибраһимов язганча, Шевченко, бу хәбәрне ишеткәч, өметен өзеп, анасын күмгән бала шикелле елый. Чөнки бу кадәрле акча табылмаячак, димәк, ул гомер буена коллыкта калырга, ат абзарларында сугылып йөрергә дучар![2]

Василий Жуковский һәм Карл Брюллов акча табып, Шевченконы азат итәләр. Бу вакыт аңа 24 яшь була. Тарас Шевченко Художество академиясен “ирекле рәссам” дәрәҗәсе белән тәмамлый, сәнгатьтә дә, шигърияттә дә гаять зур уңышларга ирешә. Ләкин украин халкының данлы улының бәхетле көннәре озакка бармый: ул Киев университетында бергә эшләгән мәшһүр тарихчы, профессор Костомаров төзегән сәяси фиркагә керә дә, көннәрнең берсендә бу партия әгъзаларының барысын да кулга алып, Санкт-Петербургга озаталар. Анда ике ай барган хөкемнән соң боларны гаепле дип табып, араларыннан иң зур җинаятьче сыйфатында Шевченконы Ырынбур губернасы Орски ныгытмасына рядовой солдат итеп сөрәләр. Башта шунда, аннан Арал, Каспий буйларында газап чигә. Китап, гәҗит юк, язу, рәсем ясау, дуслары белән хатлашу тыела. Каты күзәтү астында шулай ун ел иза чиккәннән соң кайтырга рөхсәт ителә. Ул, шатланып, Нижгарга килә. Ләкин, сезне ялгыш җибәргәннәр, дип, кабат Орски ныгытмасына илтеп ябалар. Тагын сигез ай торып, изелеп, ватылып, Санкт-Петербургга кайта.

Халык аны илтифат белән каршылый. Ләкин рус хакимияте аңа һаман шикләнеп карый. Бу вакытта аның “Кобзарь” дип исемләнгән шигъри җыентыгы тыелган була. Ул украин балалары өчен дәреслекләр язарга керешә. Ләкин моңа гомере җитми — 1861 елның 19 февралендә нибары 47 яшендә вафат була.

Галимҗан Ибраһимов фикеренчә, Шевченко — яңа украин әдәбиятының чишмә башында торучыларыннан. Ул украин халкының телен мөстәкыйль таный, үзе­нең аерым әдәбияты, матбугаты, фәне булырга тиеш, — ди. Бу дәгъва Шевченкога кадәр көлкедән башка бер нәрсә дә түгел иде.

 
Тарас Шевченконың «Катерина» поэмасына автор ясаган иллюстрация (1842)

Шевченко — шагыйрь үзгәртү

Сөекле Украинама
Күмегез, үлгәч, мине,
Киң даланың уртасында
Сайлап иң Калку җирне.
Киң болыннар, текә ярлар
Шуннан күренеп торсын,
Днепроның шаулап акканы
Ишетелерлек булсын.

Украинадан әгәр дә
Акса дошманның канны
Зәңгәр диңгезгә… Торып мин,
Калдырып кыр, тауларны,
Очармын башым ияргә
Алланың үз янына…
Шул көнне күрмичә ләкин
Ышаналмыйм мин аңа.

Мине күмгәч, күтәрелеп,
Өзегез богуларны.
Сугарсын җирдә ирекне
Дошманның явыз каны!
Һәм шунда тату, ирекле
Бөек яңа семьядә
Яхшы, елы сүзләр белән
Хәтерләгез мине дә!

— Тарас Шевченко. Васыять (шигыре) (1845 ел)

(Джерело: Т. Г. Шевченко, Заповіт мовами народів світу, К., «Наукова думка», 1989)

Сурәте төшерелгән акча үзгәртү

Истәлек үзгәртү

  • Аның исеме белән Киевның милли университеты.
  • Украинаның милли премиясе Тарас Шевченко исемен йөртә. Лондондагы мәйдан һәм Нью-Йорктагы урам аталган.
  • Россия, Украина, һ. б. илләр шәһәрләрендә Шевченко исемен йөртүче урамнар бар.
  • Шевченко исемен Луганск педагогика университеты, Днестр буе дәүләт университеты йөртәләр.
  • Шевченко исемен Казакъстандагы Форт-Шевченко шәһәре йөртә (монда Шевченко армиядә хезмәт иткән, элекке исеме — Форт Александровский); 1964—1991 елларда Казакъстандагы Актау шәһәре Шевченко исемен йөрткән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү