Шарлык сөйләше (рус. шарлыкский говор) — татар теленең мишәр диалектына караган бер сөйләше.

Шарлык сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Ырынбур өлкәсе

 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Ул Ырынбур өлкәсенең барлык мишәр авылларында, күбесенчә Абдулла, Александровка, Саракташ, Төньяк, Сорочинск, Шарлык районнары торак пунктларында таралган. Торак пунктларның иң компакт төркеменә Шарлык районының көнбатыш диалект вәкилләре керә. Территориаль яктан караганда, бу район авыллары үзәк урынны алып тора, моның белән бәйле рәвештә әлеге сөйләш шарлык сөйләше дип атала.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Ул татар теленең көнбатыш диалектының характерлы фонетик, морфологик һәм лексик үзенчәлекләрен сакланылуы белән аерылып тора. Сөйләшкә г, к, хв авазларын куллану, «өй» дифтонгларын даими монофтонгизацияләү (күәнтә, сүәл); ай, әй (сай, кәнтәй) монофтонгизациясе булмау, мишәр диалекты өчен хас шактый диалект сүзләренең булуы хас.

Бүленеше үзгәртү

Лингвогеографик тикшеренүләр методы шарлык сөйләше составында өч урынчалык аерып бирергә мөмкинлек бирә:

  • Яңамуса урынчалыгы Шарлык, Александровка, Саракташ районнары авылларында киң таралган. Бу авылларны Пенза губернасыннан чыккан татарлар нигезләгән.
  • Бәшир урынчалыгы таралу ареалына Ташлы районының Бәшир, Имангул авыллары, Тоцк районының Биккол, Мөлек авылары карый. Бу авылларны XVIII гасыр ахырында Сембер Губернасының элеккеге Буа өязеннән чыккан татарлар нигезләгән, ә соңрак Казан губернасының Чистай өязе халкы күченеп килгән.
  • Ык урынчалыгы Абдулла районы Габдрахман һәм Чегәнле авылларында таралган. Бу авылларда урта диалектның минзәлә сөйләше вәкилләре көнбатыш диалектның пенза төбәге сөйләшләре вәкилләре яши. Авылларда төрле сөйләшләр үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә, катнаш сөйләм барлыкка килгән, тик көнбатыш диалектына хас үзенчәлекләр өстенлек итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0