Идел-кыпчак телләре

төрки телләр төркеме

Идел-кыпчак телләре (болгар-кыпчак телләре, урал-кыпчак телләре, төньяк-кыпчак телләре) - кыпчак төркеменә кергән телләр төркемчәсе. Бу төркемчәгә татар һәм башкорт телләре керә. Бу төркемчә диалектлар континуумы булып килә (мәсәлән, башкорт теленең көнбатыш диалекты татар теленең үзәк диалектына охшаш, татар теленең типтәр диалектында башкорт сыйфатлары бар). Себер татарлары сөйләшә торган телне мөстәкыйль тел дип санарга мөмкин. Мөстәкыйльлек сыйфатлары мишәр диалектында да бар. Идел-кыпчак телләренең берлеге барлык галимнәр тарафыннан да кабул ителми. О.А. Мудрак татар телен "сары-кыпчак", башкорт телен ногай-кыпчак төркемчәсенә керткән. Шуннан Мудрак бу классификациядән кире кайткан, әмма хәзерге вакытта аны Анна Дыбо тота.

Төрки телләр картасы
Төрки телләр картасы
Кыпчак телләре картасы: яшел төстә - сары-кыпчак телләре, кызыл сары төстә - ногай телләре, кызыл төстә - болгар-кыпчак телләре
Болгар-кыпчак телләре картасы

Үзәнчелекләр үзгәртү

Идел-кыпчак телләре башка көнбатыш-кыпчак телләреннән элегрәк барлыкка килгәннәр һәм көнчыгыш-кыпчак телләре белән күбрәк бәйләнешләре бар. Төркемчәнең төп үзәнчелеге - и/е, у/о, ү/ө һәм аларның киресенчә алмашуы:

Борынгы төрки Башкорт Татар
тез тиҙ тиз
тоз туҙ туз
көз күҙ күз
туз тоҙ тоз
бурун морон борын
дил тел тел
түн төн төн

Әмма себер-татар, мишәр сөйләмнәрендә һәм башкорт теленең кайбер диалектларында бу күчмә хәрәкәт юк. Үзәнчәлекләр морфологиядә дә очрый: мәсәлән, фигыльнең өченче зат берлек санындагы төрләнеше: тат. бара, башк. бара, каз. барады, кырг. барат.

Башкорт һәм татар теле бик охшаш, әмма аермалары да бар (түбәндәге үрнәкләрнең беренчесе — башкортча, икенчесе — татарча, өченчесе — казакъча):

  • беренче иҗектә башкортча "ә", татарча "и" булуы (реализациясе): кәрәк - кирәк - керек, кәм - ким - кем, тәрән - тирән - терең, кәңәш - киңәш - кеңес;
  • башкортча ыу, еү, татарча у, ү реализациясе: һыу - су - су, тыуыу - туу - туу, эсеү - эчү - iшу, бешеү - пешү - пiсу;
  • башкорт телендә тартык аваздан башланучы сүз башына о, у кушылуы (протеза): ысын - чын - шын, ыласын - лачын - лашын;
  • е-җи алмашуы: ете - җиде - жети, ер - җир - жер, еҙ - җиз - жез;
  • с-ч алмашуы: сәй - чәй - шай, бесәй - песи - мысық;
  • һ-с алмашуы: һары - сары - сары;
  • ҫ-с, ҙ-з, д алмашуы: ярҙам - ярдәм - жәрдем, ҡырҙа - кырда - қырда (казакъча қыр сүзе аз гына биекләнгән көтүле урын);
  • сүз башындагы яңгыраулык-саңгыраулык алмашынулары: ете - җиде - жети, бесәй - песи - мысық

Шулай ук башка аермалар да бар.

Сылтамалар үзгәртү