Хан-Җәмигъ мәчете

Кизләү мәчете (Кырым)


Хан-Җәмигъ мәчете (кырымтат. Han Cami), Җомга-Җәмигъ мәчете (кырымтат. Cuma Cami), шулай ук Татар ханының мәчете[1] (кырымтат. Tatar hanınıñ Camisi) – Кырымның Кизләү шәһәрендә урнашкан тарихи җәмигъ мәчете, шәһәрнең үзәк мәчете. Мәчет Караев паркында калкулыкта урнашканга күрә, диңгез ягыннан да, яр буеннан да аермачык күренә. Ярымутрауга контрольлек итүче Россия Федерациясендә – «федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты».

Мәчет
Хан-Җәмигъ мәчете
Han Cami
Шәһәр Кырым Автономияле Җөмһүрияте / Кырым Республикасы
Кизләү, Революция ур., 36/1/3
Координатлары 45°11′45″ N; 33°22′38″ E
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Нигезләүче Дәүләт I Гәрәй
Төзелеш еллары 1552 ел1564 ел
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Кизләүдә Сөләйман I Кануниның баш архитекторы Мимар Синан проекты буенча төзелүче Җомга-Җәмигъ мәчетенә 1552 елда Дәүләт I Гәрәй вакытында нигез салына һәм 1564 елда аның дәвамчысы Мәхмәд II Гәрәй тарафыннан төзеп бетерелә[2][3][4].

Кизләүнең Җомга-Җәмигъ мәчетендә мәчетнең үзеннән дә кыйммәтрәк саналучы XIV [4] һәм XV [2] гасырлар Коръәннәре, шулай ук Кырым ярымутравы Россия империясе тарафыннан яулап алынганчы анда идарә иткән 18 ханның култамгалары салынган документ сакланган[2][4]. Кырым ханнары Истанбулда ханлыкка указ алганнан соң, Бакчасарайга үтеп барышлый, корабтан Кизләүдә төшеп кала торган булганнар. Биредәге Җомга-Җәмигъ мәчетендә хан үзенең подданныйларына тиешле указны күрсәткән һәм мәчеттәге документка кул куйган[2][4]. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге реликвияләр мәчеттә 1927 елга хәтле сакланган, аннары Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) музейларының берсенә алып китеп, хәзер шунда саклана[2], икенче мәгълүмат буенча, реликвияләр Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында югалган[4].

1564 елда төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, мәчет күпсанлы үзгәртеп коруларга һәм реставрацияләргә дучар була. Берничә ел элек мәчет фәннең барлык кагыйдәләре буенча тулысынча реставрацияләнгән, югалган детальләр торгызылган һәм бина өсте-өсте өелгән архитектура катламнарыннан азат ителгән. 1985 елда ике манарасы да тулысынча торгызылган: аларның берсе 1665 елга кадәр, икенчесе 1836 елда җимерелгән булган[2].

Совет власте елларында мәчет дини учреждение буларак ябыла һәм авыл хуҗалыгы продукциясе склады, аннары төзелеш материаллары склады буларак файдаланыла, XX гасырның 80-еллар уртасыннан – архитектура һәйкәле һәм музей, 1990-елларда диндарларга кире кайтарыла.

2014 елның августында моңарчы Кырым мөселманнары Дини идарәсе структурасында эшләгән мәчет имамы Дини идарәгә буйсынудан чыгуы һәм структурасында, нигездә, хәбәшиләр эшләүче «Таврида мөфтияте» составына күчүе турында игълан итә. Хан-Җәмигъ мәчете җәмгыяте әгъзаларын яңадан сайлаганнан соң, мәчет милке Таврида мөфтияте контроленә күчә. 2015 елның июлендә Кырым Республикасы Югары Суды Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтенең мәчет милкенә хокукын раслый һәм Таврида мөфтияте вәкилләренә мәчеттән чыгып китәргә куша[5].

 
Җомга-Җәмигъ мәчете. Россия Банкы тимер акчасы — Серия: «Россия архитектурасы һәйкәлләре», көмеш, 3 сум (рубль), 2016 ел

2016 елда Россия Банкы «Россия архитектура һәйкәлләре» сериясендә әлеге мәчеткә багышланган 3 сум номиналлы көмеш тәңкә чыгарган[6].

Архитектура үзгәртү

Архитекторы ― Мимар Синан. Гыйбадәтханә «югарыга киңәйтә бару» принцибына таянып салынган. Әлеге һәм Мимар Синан төзегән башка мәчетләр өчен, бәлки, Истанбулдагы Айя Суфия үрнәк итеп алынгандыр. Бинаның терәк өлешләре известьташтан салынган. Мәчет — үзәк гөмбәзле бина, планда квадратка якын, көнчыгыш белән көнбатыш яктан ике манара бинага терәтеп салынган. Ике яруслы сирәк тәрәзәләре ике катлы галереяны яктырта. 22 метр биеклектәге Үзәк зал 16 тәрәзәле мәһабәт гөмбәз белән капланган.

Совет власте елларында Җомга Җәмигы СССР-ның Аурупа өлешендә бердәнбер күп гөмбәзле мәчет булган. 2015 елның октябреннән мәчет «Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлеге»нә кертелгән һәм Россия мәдәни мирас объекты дип игълан ителгән[7].

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Иванов А. В. Евпатория: путеводитель. — Севастополь: Библекс, 2006. — 64 с ISBN 966-8231-67-8
  • Kançal-Ferrari N. Han Camii. Islam Ansiklopedisi, 1997.(төр.)

Сылтамалар үзгәртү