Известьташ — гадәттә (күбесенчә), кальциттан яки организмнарның кальцитлы скелет калдыкларыннан, сирәгрәк, арагониттан торучы утырма тау токымы. Кайбер очракларда доломит минералы, балчык кисәкчекләре белән катышкан була. Метаморфизм [1] нәтиҗәсендә мәрмәргә әйләнә. Карстлашуга сәләтле.

Горнозаводскида известьташ карьеры
Гиза пирамидасы. Мисыр

Известьташның исемнәре үзгәртү

Известьташның исемнәре составындагы компонентлар яки төзелеше структурасы буенча аталып йөртелә:

  • оолитлы известьташ
  • төерле известьташ
  • кристаллик известьташ
  • кисәкле известьташ һ. б.

Барлыкка килүе буенча төрләре үзгәртү

  • биоген известьташ
  • хемоген известьташ
  • яңадан кристаллашкан известьташ
  • кисәкле известьташ
  • катнаш генезислы известьташ һ. б.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Метаморфизм — Җир кабыгында һәм мантиядә температура, басым һәм флюидлар йогынтысында тау токымнарының үзгәрүе