Рөстәм Зәки улы Хәмитов (1954 елның 18 августы, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Драченино авылы) — Россия сәясәтчесе, 2010 елның 19 июленнән башлап 2018 елның 11 октябренә кадәр Башкортстанның иң югары урындагы заты.

Рөстәм Хәмитов
Туган телдә исем Рөстәм Зәки улы Хәмитов
Туган 18 август 1954(1954-08-18) (69 яшь)
РСФСР, Кемерово өлкәсе, Драченино авылы
Милләт үзен башкорт дип билгели[1][2][3][4], 2010 елга кадәрге рәсми чыганакларда — татар[5]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Бүләк һәм премияләре Александр Невский ордены (РФ) Почет ордены (РФ) Бурычка тугърылык өчен ордены (Кырым)
Дан һәм намус ордены (Урыс Православ Чиркәве)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Рөстәм Хәмитов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Хәмитов Рөстәм Зәки улы 1954 елның 18 августында Кемерово өлкәсендә туган. Әтисе Зәки Хәмитов (1930-1993) — галим, профессор, техник фәннәр докторы Балтач районының Штәнде авылында туган. Әнисе Рәйсә Сөнатулла кызы — мәктәптә математика укытучысы. Хәмитов үзен катнаш татар-башкорт гаиләдә[6] тудым дип яза. 1993 елларда чыккан «Народные депутаты Башкирской ССР» җыентыгында милләте татар итеп күрсәтелгән.[5] Башкортстан президенты вазифасына тәгаенләнгәч, милләтен башкорт дип атый башлый[1][2][3][4], туган тел буларак башкорт телен билгели, рус телен белә һәм иркенчә инглиз телендә сөйләшә[7].

Техник фәннәр докторы [8].

1977 елда Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый. Техник фәннәр докторы.

Хезмәт юлын Уфа моторлар җитештерү берләшмәсендә башлый.

19781986 елларда Уфа авиация институтында эшли.

1990 елда аны Башкортстан АССРы Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Югары Советның экология, табигать ресурсларын нәтиҗәле файдалану буенча комиссиясе рәисе була.

19941996 елларда — Башкортстанның тирә-як мохитне саклау буенча министры, 20002003 елларда — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле аппаратында БР буенча баш федераль инспектор.

2004 елда ул Су ресурсларының федераль агентлыгы җитәкчесе итеп тәгаенләнә.

2009 елның июленнән — «Русгидро» җәмгыяте идарәсе әгъзасы.[9]

2018 елның 11 октябрендә – Республика көнендә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүен белдерде. "Бу минем шәхси карарым, ул төрле яклап уйланган, мин 2019 елда республика башлыгы сайлавында катнашмаячакмын. Минемчә, төбәк башлыклары мондый өлкән яшьтә эшчәнлеген туктату турында карарны вакытында кабул итәргә тиеш", диде Хәмитов[10].

2018 елның 11 октябрендә Уфада Хәмитовның отставкага китүе уңаеннан халык күңел ачулары булды[11].

Тәнкыйть үзгәртү

Тарифлар һәм хезмәтләрнең бәяләре үзгәртү

Тарифлар буенча республика дәүләт комитеты җылылык һәм кайнар суга, энергия халык өчен нигезләнмәгән югары хаклар кабул итә, Мәскәүдә һәм башка икътисади яктан алга киткән ил төбәкләрендә булган хаклар түбәнрәк була. Мәсәлән, җылылык энергиясе Мәскәү шәһәрендә яшәүчеләр өчен 1806.89 сумга төшәчәк[12]. Уфада исә Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары нигезендә бу хак 2018 елның 1 июленнән 2045.57 сум/Гкал тәшкил итә. Тормыш дәрәҗәсе төбәкләрдән берничә тапкыр аерыла, ә Башкортстан кулланучылар күбрәк түлиләр.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы бар. Хатыны — Гөлшат Гафур кызы, һөнәре буенча табиб. Улы — Камил Хәмитов. Кызы — Нурия Хәмитова. Балалары Мәскәүдә яшиләр, эшлиләр.[13]

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Капкаева, Илюзя (10 августа 2010). Диалог с властью. Один за всех, а если все за одного?... ru:Вечерняя Уфа. әлеге чыганактан 2013-02-04 архивланды. 2013-03-05 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «mkset» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. 2,0 2,1 Павел Шеремет (14 сентября 2010, № 169 (4469)). «Посадки будут. Будут разные „интересные“ процессы». ru:Коммерсантъ.
  3. 3,0 3,1 Рахимкулов, Евгений (14 октября 2010). Рустэм Хамитов одним из первых принял участие в переписи. ru:Башинформ. әлеге чыганактан 2012-11-22 архивланды. 2012-10-29 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «bashinform» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  4. 4,0 4,1 Онлайн-интервью с главой Башкирии Рустэмом Хамитовым. ru:Газета.ru (21 октября 2010). әлеге чыганактан 2013-03-12 архивланды. 2013-03-04 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «gazeta.ru» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  5. 5,0 5,1 Ой, кем был я вчера...
  6. http://www.mk.ru/politics/article/2010/07/16/517080-hu-iz-mister-hamitov.html
  7. Президент Башкирии сообщил переписчикам, что владеет тремя языками. Перепись-2010. ru:РИА Новости (14 октября 2010). әлеге чыганактан 2012-11-22 архивланды. 2012-10-29 тикшерелгән.
  8. Госсобрание РБ наделило полномочиями президента Башкирии Рустэма Хамитова. ИА REGNUM., 19.07.2010
  9. http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=102(үле сылтама)
  10. [1]
  11. [2]
  12. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-07-28, retrieved 2018-07-28 
  13. «Посадки будут. Будут разные „интересные“ процессы»// КоммерсантЪ

Искәрмәләр үзгәртү