Кемерово өлкәсе (рус. Кемеровская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.

Кемерово өлкәсе
{{{image_flag}}}
Байрак

Герб
Ил Россия[1]
Башкала Кемерово
Мәйдан 95 500 км²
Халык саны 2 633 446 (1 гыйнвар 2021)
ISO 3166 коды RU-KEM

Административ үзәгеКемерово шәһәре.

География үзгәртү

Як Регион
Төньяк Тум өлкәсе
Көнбатыш Новосибирск өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Алтай крае
Көньяк Алтай Республикасы
Көнчыгыш Хакасия
Төньяк-көнчыгыш Красноярск крае
 

Өлкәнең зур өлешне Кузнецк казанлыгы били, көнбатышта — Салаир сырты, көнчыгышта — Кузнецк Алатау, көньякта — Таулы Шория урнаша. Өлкәнең көньяк-көнчыгышта Алтай тавы тармаклары урнашалар; иң бөек ноктасы — Верхний Зуб тавы (2178 м).

Төп елгалар — Томь, Иня, Кия, Яя.

Файдалы казылмалар: ташкүмер, көрән ташкүмер, тимер рудасы, полиметалл рудасы, алтын, фосфоритлар, төзү ташы, һ. б.

Кемерово өлкәсе континенталь климат зонасында урнаша. Гыйнварның урта температуралар —17...—20 °C, июльнең урта температуралар +17...+18 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300(тигезле районнарда)-1000 (таулы районнарда) мм.

Туфраклар — кәсле-көлсу, кара туфрак.

Тарих үзгәртү

Борынгы торучы халыклар — себер татарлары, шорлар һәм телеутлар. 1618 елдан хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясендә руслар урнаштырыла башлаганнар, Кузнецк острогы төзелә. 1721 елда руданы эзләүче Михайло Волков хәзерге Кемерово районында беренче күмер чыганакны таба. 1804—1925 елларда хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясе Тум губернасы состаына булган. XX гасырның башында металлургия һәм күмер предприятиеләр төзә башланалар. 1943 елның 26 гыйнварында ССРБ Югары Советының Указы белән Кемеров өлкәсе оештырыла.

Икътисад үзгәртү

Өлкә территориясендә күмер сәнәгате зур үсеш алган, аның төп үзәкләре — Прокопьевск, Междуреченск, Белово, Берёзовский, Кемерово, Новокузнецк, Осинники, Ленинск-Кузнецкий, Киселевск, Беловский, Кемеровский, Новокузнецк һәм Прокопьевск районнар. Регионның көньягында металлургия һәм тау-чыгару сәнәгате зур үсеш алган (Новокузнецк, Таштагол). Шулай ук өлкәдә машиналар төзү (Юрга, Анжир, Новокузнецк, Кемерово, Киселевск) һәм химия сәнәгате бар.

Транспорт үзгәртү

Тимер юл транспорты үзгәртү

Транссебер магистрале, Төньяк Себер тимер юлының Төньяк Кузбасс тармагы.

Автомобиль транспорты үзгәртү

М53 «Байкал» магистрале (Новосибирск (Тум) — КемеровоКрасноярскИркутск)

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 

Шәһәр округлары: (картада кызыл нокталар белән билгеләнгәннәр)

  1. Анжир — 3
  2. Белово — 8
  3. Берёзовский — 4
  4. Калтан — 16
  1. Кемерово — 5
  2. Киселёвск — 10
  3. Краснобродский — 9
  4. Ленинск-Кузнецкий — 6
  1. Междуреченск — 14
  2. Мыски — 13
  3. Новокузнецк — 12
  4. Осинники — 15
  1. Полысаево — 7
  2. Прокпьевск — 11
  3. Тайга — 2
  4. Юрга — 1

Районнар:

  1. Юрга районы
  2. Яшкино районы
  3. Яя районы
  4. Ижморский районы
  5. Мариинск районы
  6. Тяжинский районы
  7. Верх-Чебула районы
  8. Тисуль районы
  9. Крапивинский районы
  10. Кемерово районы
  11. Топки районы
  12. Промышленная районы
  13. Ленинск-Кузнецкий районы
  14. Гурьевск районы
  15. Белово районы
  16. Новокузнецк районы
  17. Прокпьевск районы
  18. Таштагол районы

Халык үзгәртү

Себер регионнары арасында Кемерово өлкәсендә иң югары халык тыгызлыгы — 28,9 кеше/км².

Милләт 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6]
руслар 2 386 468 (85,7 %) 2 596 453 (89,0 %) 2 670 256 (90,3 %) 2 870 125 (90,5 %) 2 664 816 (91,9 %)
татарлар 67 382 (2,4 %) 69 309 (2,4 %) 64 817 (2,2 %) 63 116 (2,0 %) 51 030 (1,8 %)
украиннар 109 544 (3,9 %) 71 743 (2,5 %) 62 373 (2,1 %) 65 245 (2,1 %) 37 622 (1,3 %)
алманнар 65 041 (2,3 %) 52 155 (1,8 %) 47 040 (1,6 %) 47 990 (1,5 %) 35 965 (1,2 %)
чуашлар 36 173 (1,3 %) 31 387 (1,1 %) 26 052 (0,9 %) 24 372 (0,8 %) 15 480 (0,5 %)
шорлар 13 670 (0,5 %) 14 059 (0,5 %) 12 767 (0,4 %) 12 585 (0,4 %) 11 554 (0,4 %)
барлык 2 785 906 (100,0 %) 2 918 353 (100,0 %) 2 958 429 (100,0 %) 3 171 134 (100,0 %) 2 899 142 (100,0 %)

Торак пунктлар үзгәртү


 
Новокузнецк
 
Кемерово
 
Междуреченск
 
Юрга

Урын Шәһәр Халык саны

 
Новокузнецк
 
Кемерово
 
Киселёвск
 
Таштагол

1 Новокузнецк 547 885
2 Кемерово 532 884
3 Прокопьевск 210 150
4 Междуреченск 101 995
5 Ленинск-Кузнецкий 101 666
6 Киселёвск 98 382
7 Юрга 81 536
8 Белово 76 752
9 Анжир 76 669
10 Березовский 47 292
11 Осинники 45 997
12 Мыски 43 029
13 Мариинск 40 522
14 Топки 28 642
15 Полысаево 27 624
16 Тайга 25 330
17 Гурьевск 24 816
18 Таштагол 23 114
19 Калтан 21 893
20 Промышленная 18 043
[7]



үзгәртү

Татарлар үзгәртү

Татарлар, башлыча, Анжир (4168 кеше), Кемерово (8071), Новокузнецк (6361), Прокопьевск (9342), Междуреченск (1820), Юрга (2315) шәһәрләрендә һәм күпләп Ижморский районының Нижегородка, Тёплая Речка, Кемерово районының Умантай, Мариинский районының Тундинка, Куркули, Юрга районының Олы Ылыс, Зимник авылларында яши.

Кемерово өлкәсендә Татар милли мәдәни үзәге (1991 елдан, Кемерово шәһәре), Себер һәм БДБ илләренең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтенең мөселман дини берләшмәсе (1993 елдан, Анжир шәһәре), «Нур» мөселман җәмгыяте (1999 дан, Междуреченск шәһәре) эшли. 2003 елда Кемерово шәһәрендә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстан сәүдә йорты» ҖЧҖ төзелә. ТР Кемерово өлкәсен «Нефаз» автобуслары белән тәэмин итә.[8] 

 
2008 елда Кемерово шәһәрендә ачылган «Мөнирә» мәчете

Диния нәзарәте үзгәртү

2008 елда Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» мәчете ачыла, аның нигезендә Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Кузбасс мөселманнары бер үзәккә берләшү фикеренә акрынлык белән килгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү