Рузия Мотыйгуллина

Рузия Мотыйгуллина, Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина (ире фамилиясе буенча Закирова, 1950 елның 3 марты, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки) — драма артисты, Камал театры (1974 елдан) актрисасы. РФ атказанган (2001), Татарстанның халык (1991) артисты.

Рузия Мотыйгуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина

Туу датасы:

3 март 1950(1950-03-03) (74 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1974 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артисты - 1991РФ атказанган артисты - 2001 ТР каршындагы казанышлары өчен ордены«Фидакарь хезмәт өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1950 елның 3 мартында Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында алты балалы җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әтисе Һидиятулла (Идиятулла), әнисе Мәрвия. Апасы Исламия, актриса. Энесе Әсхәт (вафат).

Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1974, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты Марсель Сәлимҗанов курсы). Остазлары — Хәким Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Анна Гацулина, Ильтани Илялова. Сабакташлары — Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Нариман Гарифуллин, Ләлә Миңнуллина, Дүсил Касыймов, И. Мәсгутов.

1974 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә.

Иҗаты үзгәртү

Лирик пландагы, эчке кичерешләргә гаять бай, үзенең образларындагы һәр мизгелне йөрәге аша уздырып уйный торган артист. Төрле жанрда һәм амплуадагы рольләрне бердәй осталык белән башкара. Көчле тойгыларны, нечкә йөрәк кичерешләрен дөрес һәм ачык итеп тамашачыга җиткерә белә. 40 еллык иҗат гомерендә 60 тан артык спектакльдә берсеннән-берсе матур, характерлы, эчке дөньялары, үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә капма-каршы булган образлар тудыра[1].

Казан театр укуханәсенең икенче курсында укыганда ук Нәркәс («Нәркәс», Илшат Йомагулов) ролендә уйный. Шәмсегаян («Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев), Зөләйха («Зөләйха», Гаяз Исхакый), Ханума («Ханума», А. Цагарели) рольләрен тамашачы аеруча җылы кабул итә [2].

Башкарган кайбер рольләре үзгәртү


Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире Ринат Закиров, тарих фәннәре докторы, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан).
Кызы Чулпан, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты. Кияве Илнар Әхмәтҗанов, көрәш буенча ТР һәм дөнья чемпионы. Оныклары Ясмин, Айша[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Айгөл Әхмәтгалиева. Гөләп чәчәк атканда. «Мәйдан», 2010 ел, март, 146-152нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү