Хәким Сәлимҗанов

Хәким Сәлимҗанов (Хәким Йосып улы Сәлимҗанов, 25 февраль 1903(1903-02-25), Ыр, Ырынбур губернасы, Россия империясе11 ноябрь 1981(1981-11-11) (78 яшь), Казан, РСФСР, СССР) – драма актеры, режиссер, ТАССРның халык артисты (1957). Беренче остазы – Габдулла Кариев.[2] 1926-1964 елларда – Татар академия театрында; төп рольләре: Павка Корчагин («Корыч ничек чыныкты», Николай Островский), Исмәгыйль («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Яго – («Отелло», Вильям Шекспир), һ.б.[3]

Хәким Сәлимҗанов
Туган 25 февраль 1903(1903-02-25)
Ыр, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 ноябрь 1981(1981-11-11) (78 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Горький урамы, 13[1]
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Җефет Галия Нигъмәтуллина
Балалар Марсил Сәлимҗанов

 Хәким Сәлимҗанов Викиҗыентыкта

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Галия Нигъмәтуллина (1907-1990), Камал театрының актрисасы, ТАССР халык артисты (1975).

улы Марсель Сәлимҗанов (1934-2002), Камал театрының баш режиссеры, ССРБ халык артисты (1984). Марсельның хатыны Гөлнар. Балалары юк.
кызы Аделя (Риненберг). Аделяның ире Владимир Риненберг.
оныклары Юрий, Илья (Сан-Франциско, АКШ).
оныкчыклары Илона-Кэтрин, Ева-Мария (Сан-Франциско, АКШ)[4].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://zakon-region3.ru/2/178862/
  2. Татар энциклопедиясе
  3. http://www.millattashlar.ru/index.php/Салимжанов_Хаким_Юсупович
  4. Аделя Риненберг. О моем брате. «Сәхнә», 2019 ел, октябрь