Рузай
Рузай (рус. Рузаевка, мукш. Орозай, эрз. Оразай ош) – Мордовия Республикасында шәһәр, Рузай районы үзәге. Республика башкаласы Саранск шәһәреннән 19 км еракта.
Рузай | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1631 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Рузай районы, Городское поселение Рузаевка[d][1] һәм Рузаевский уезд[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Рузай районы |
Халык саны | 45 248 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 220 метр |
Бүләкләр | |
Почта индексы | 431440 |
Җирле телефон коды | 83451 |
Рузай Викиҗыентыкта |
Тарихи белешмә үзгәртү
Рузай Пешлә авылы белән бер чорда пәйда булган. Профессор И.Д.Воронин «Иске Рузаевка тарихыннан» дигән мәкаләсендә: «1631 елда Инсар өязе судындагы Пешлә, Нурлы, Пайгарма елгалары буендагы җирләр Төмән татары Ураз морзаның (князь) карамагында. Шул елда Ураз Тәнкәчиевләр кабиләсе карамагындагы ике татар авылы барлыкка килә: «Урузаевка татар авылы һәм Татар Пешләсе авылы»,- дип язылганны раслый.[3]
Уразай авылы хәзерге тимер юл вокзалыннан көньягракта урнашкан булган.
Пенза губернасының Инсар өязенә керә. 1918 елда Рузаевка өязе барлыкка килә. 1930 елдан Рузаевка районы үзәге.
Рузай станциясе үзгәртү
Рузай шәһәре зур тимер юл станциясе белән билгеле. 1893 елда булачак Мәскәү-Казан тимер юлында Сасовтан (Рязань губернасы) Рузайга кадәр поездлар йөри башлый. 1895 елда Рузайдан Пензага кадәр хәрәкәт ачыла. 1898 елдан Рузайдан составлар Сызранга йөри башлый. 1900 елда төньякка – Красный Узелга хәрәкәт ачыла. Республиканың бөтен армиягә чакырылган призывникларын монда сборный пунктка, җыелу урынына китерәләр.
Шәһәрдә эре сәнәгать ширкәтләре эшли.
Халык үзгәртү
1931[4] | 1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
~9 700 | ~17 100 | 24 909 | 41 084 | 48 811 | 51 034 | 49 790 | 47 529 |
Милли состав: руслар — 75,9%, мордва — 14,9%, татарлар — 5,5%.[11]
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ ОКТМО
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-05-10
- ↑ 4,0 4,1 http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/ruzajevka/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-01
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |