Мукшы теле (мукш. мокшонь кель, эрз. мокшень кяль) – мордва теленең бер юнәлеше. Мукшы теле фин-угыр телләре гаиләсенә керә. Рус һәм эрзә телләре белән официаль Мордовия республикасында дәүләт теле булып санала.

Мукшы теле
Үзисем:

мокшень кяль

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Мордовия Республикасы,
Түбән Новгород өлкәсе,
Пенза өлкәсе,
Самар өлкәсе,
Сарытау өлкәсе,
Ырынбург өлкәсе,
Тамбов өлкәсе,
Башкортостан
һәм Татарстан

Рәсми халәт:

Мордовия Республикасы

Сөйләшүчеләр саны:

2025 кеше кеше (2010)[1]

Дәрәҗә:

юкка чыгучы

Халәт:

начар хәлдә[d][2]

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

мок 455

ISO 639-1:

ISO 639-2:

mdf[3]

ISO 639-3:

mdf[3]

Мукшы телен мордва халкының туган тел дип өчтән бере саный.

Мукшы теле Мордовия республикасының көнбатыш ягында кулланыла.

Гомумән, мукшы телендә Мордовия Республикасында; Пенза өлкәсендә, Самар өлкәсендә, Сарытау өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсендә, Ырымбур өлкәсендә, Рязань өлкәсендә, Тамбов өлкәсе өлкәсендә; Татарстанда, Башкортстанда, шулай уҡ Себердә һәм Ерак Көнчыгышта сөйләшәләр. Россиядән читтә, Әрмәнстанда һәм Америка Кушма Штатларында мукшы диаспоралары бар.

Мукшы-татарча кечкенә әйтемлек үзгәртү

  • И́на – Әйе
  • Э́ле – Әйе
  • Пара – Ярар
  • Аш – Юк
  • Шумбра́т! – Исәнме!
  • Шумбра́тада! – Исәнмесез!
  • Сюк(пря)! – Сәлам! ("иелү"), Рәхим итегез!
  • Ульхть шумбра́! – Исән бул!
  • У́леда шумбра́т! – Исән булыгыз!
  • Ко́да те́фне? – Хәлләрең ничек?
  • Ко́да э́рят? – Яшәүең ничек?
  • Лац! Це́бярьста! – Ярыйсы! Шәп!
  • Ня́емозонк! – Сау булыгыз!
  • Ва́ндыс! – Иртәгәгә кадәр!
  • Шумбра́ста па́чкодемс! – Хәерле юл!
  • Па́ра а́зан – Рәхмәт
    • – ле́здоманкса! – ярдәм өчен!
    • – се́мбонкса! – барысы өчен!
  • Прости́ндамак! – Гафу ит!
  • Прости́ндамасть! – Гафу итегез!
  • Тят кя́жиякшне! – Ачуланмагыз!
  • Ужя́ль! – Кызганыч!
  • Ко́да тонь ле́мце? – Синең исемең ничек?
  • Монь ле́мозе.. – Минем исемем..
  • Мъзя́ра тейть ки́зода? – Сиңа ничә яшь?
  • Мъзя́ра тейнза ки́зода? – Аңа ничә яшь?
  • Те́йне ... ки́зот. – Миңа ... яшь.
  • Те́йнза ... ки́зот. – Аңа ... яшь.
  • Мярьк сува́мс? – Керергә мөмкин ме?
  • Мярьк о́замс? – Утырырга мөмкин ме?
  • О́зак. – Утыр.
  • О́зада. – Утырыгыз.
  • Учт аф ла́мос. – Бераз көтеп торыгыз.
  • Мярьк та́ргамс? – Тәмәкене кабызырга мөмкин ме?
  • Та́ргак. – Тарт.
  • Та́ргада. – Тартыгыз.
  • Аф, э́няльдян, тят та́рга. – Юк, зинһар өчен, тартма.
  • Ко́рхтак аф ламода сяда кайгиста (сяда валомне). – Бераз кычкырыбрак (әкренрәк) әйтегез.
  • Аст ни́нге весть. – Тагын бер кабатла.
  • Га́йфтек те́йне. – Шалтырат миңа.
  • Га́йфтеда те́йне. – Шалтыратыгыз миңа.
  • Га́йфтек те́йне сяда ме́ле. – Соңыннанрак шалтыратыгыз.
  • Сува́к. – Кер.
  • Сува́да. – Керегез.
  • Ётак. – Үт (уз).
  • Ётада. – Үтегез (узыгыз).
  • Ша́чема ши́цень ма́рхта! – Туган көн белән!
  • А́рьсян тейть па́ваз! – Сиңа бәхет телим!
  • А́рьсян тейть о́цю сатфкст! – Сиңа зур уңышлар телим!
  • Тонь шумбраши́цень и́нкса! – Сәламәтлегең өчен!
  • Од Ки́за ма́рхта! – Яңа Ел белән!
  • То́ньге ста́не! – Сине дә шулай!

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү


  1. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/per-itog/tab6.xls
  2. Красная книга языков ЮНЕСКО
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Language