Рафаил Төхфәтуллин

Рафаил Төхфәтуллин, Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин (рус. Рафаил (Рафаэль) Газизович Тухфатуллин (Тухватуллин), 1924 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча кантоны, Яңа Иябаш1994 елның 15 июле, РФ, ТР, Әлмәт) — язучы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984). Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1955 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Рафаил Төхфәтуллин
Туган телдә исем Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин
Туган 1 гыйнвар 1924(1924-01-01)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча кантоны, Яңа Иябаш
Үлгән 15 июль 1994(1994-07-15) (70 яшь)
РФ, ТР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы
Балалар уллары Рөстәм, Мансур, Ильяс
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены «Хөрмәт Билгесе» орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 1 гыйнварында ТАССР Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Кенәрдә тугызъеллык мәктәпне, Донбасста Горловка шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен, Мәскәүдә ССРБ язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларны (1959) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Яңа Кенәрдә мәктәпне тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада забойчы була. Сугыш башлангач, туган авылына кайта, унынчы сыйныфта укуын дәвам итә. 1942 елда армиягә алына. Ярты ел хәрби укуханәдә хәзерлек курсларында укый.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

Брянск, Орша, Рига шәһәрләре өчен каты сугышларда катнаша. Сугыш кырында ике тапкыр (башы) яралана, контузия ала. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә, туган авылына кайта.

Сугыштан соң үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла һәм премиягә лаек була[1]. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтли. Әлмәткә күчеп килгәч, нефтьчеләр, төзүчеләр турында яза. 34 китап язып бастыра. Әсәрләре казакъ, үзбәк, каракалпак, чуаш, башкорт, инглиз, француз, алман, испан, поляк теле поляк, чех телләренә тәрҗемә ителгән. Соңгы язган әсәре — Кызыл туры повесте[2].

Аерым китаплары үзгәртү

  • 1956 Елга аръягындагы йорт
  • 1957 Авылдашым Нәби
  • 1966 Тегермән буасы
  • 1967 Кар күзе
  • 1968 Давыл чәчәге
  • 1969 Җиләкле аланнар
  • 1972 Бөтнек исе
  • 1979 Акбүз ат

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү