«Рухият» фонды («Рухият» рухи яңарыш фонды) – «Татнефть» АҖ тарафыннан хәйриячелек максатларында булдырылган фонд. Рәсми статуска 1997 елның гыйнвареннан ия.

Фонд тамгасы

Фондны оештыручы – «Татнефть» АҖ.
Фонд шурасы рәисе – Р.Н. Мөхәммәдиев, «Татнефть» АҖ генераль директоры урынбасары.
Фонд башкарма директоры Н. Шәйхетдинова.
Фонд экспертлар шурасы рәисе И.З. Бәдретдинов.

Максат һәм бурычлары үзгәртү

 
Фонд чыгарган китап
 
Фонд чыгарган әдәбият
  • Татарстанда мәдәният, әдәбият, сәнгать үсешенә ярдәм итү; мәдәният-мәгърифәт эшләрен оештыру;
  • Татарстанның нефть районнарында рухи яңарышны һәм мәдәният тормышын активлаштыру;
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә конкурслар оештыру һәм здыру;
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә конкурслар нәтиҗәләре буенча премияләр булдыру һәм тапшыру;
  • Сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү;
  • Татарстанның нефть районнарында талантлы балаларны барлау, аларның сәләтен үстерүгә һәм сәнгать уку йортларында белем алуларына ярдәм итү.

Фестиваль-бәйгеләр үзгәртү

Нәшрият үзгәртү

17 ел эчендә татар, рус, чуаш, инглиз телләрендә 307 000 тираж белән 170 исемдә китап чыгарган. 1998 елдан башлап китапларны тәкъдир итү кичәләре уздырыла.

Шәлкемнәр үзгәртү

Хәйриячелек үзгәртү

  • Бүләк итү көннәре – «Рухият» фонды чыгарган китапларны ТР районнары һәм шәһәрләре китапханәләренә һәм уку йортларына бушлай тапшыру.
  • Иҗат коллективлары өчен сәхнә киемнәре һәм музыка уен кораллары юнәтү.
  • Сәләтле балаларны һәм иҗат төркемнәрен бәйгеләргә җибәрү чыгымнарын каплау.
  • ТР мәдәният уку йортларында укучы студентларны укыту хакын түләү.
  • Югары күрсәткечкә ирешкән мәдәният эшлеклеләренә матди ярдәм күрсәтү.

Бүләкләре үзгәртү

  • ТР мәдәният министрлыгы рәхмәт хатлары
  • «Татнефть» АҖ мактау кәгазьләре
  • Әлмәт районы хакимияте мактау кәгазьләре
  • Россия балалар фестивальләрен оештыручыларның рәхмәт хатлары

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Рухият» фонды сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-01