Плетцензее төрмәсе музее

Плетцензее төрмәсе музее (алман. Justizvollzugsanstalt Plötzensee) — Берлинда (Алмания) нацизм корбаннарына багышланган мемориаль комплекс.

Плетцензее төрмәсе музее
Нигезләү датасы 1952
Урын Берлин, Шарлоттенбург-Вильмерсдорф
 Плетцензее төрмәсе музее Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Элекке төрмә корпусы, аның эчендә җәзалаулар үткәрелгән
 
Берлин-Плётцензее төрмәсендә мемориаль стела

1952 елда Берлин сенаты(рус.) карары белән Өченче рейх вакытында 2891 кеше җәзаланган урында мемориал төзелә. Җәзалау үткәрелгән бина каршында «1933—1945 елларда Гитлер диктатурасы корбаннары» дип язылган мемориаль стела бастырыла.

Күрше бинада барлык җәзаланганнарга багышланган Каршылык хәрәкәте(рус.) музее урнашкан. 2002 елның октябрендә музей экспозициясенә ике татар язучысы — Муса Җәлил һәм Абдулла Алишка багышланган стенд өстәлә. Алар икесе һәм 9 татар подпольщигы 1944 елның 25 августында («Җәлилчеләр» эше) җәзалап үтерелә.

Үлем җәзасы монда 1933 елдан бирле башны балта белән чабып, 1936 елның 18 октябреннән гильотина ярдәмендә кисеп башкарыла, 1942 елдан биредә асып үтерү юлы белән күпләр җәзалап үтерелә. Мисалга, 1943 елның 7 сентябрендә бер төн эчендә биредә 186 кешене җәзалаганнар.

Княгиня Оболенская, язучы һәм журналист Юлиус Фучик, шагыйрь Муса Җәлил, язучы һәм шагыйрь Абдулла Алиш, Кызыл капеллада(рус.) катнашучылар һәм башка күп кенә Каршылык хәрәкәте каһарманнары монда җәзалап үтерелгән.

Полковник граф Штауффенберг(рус.) оештырган һәм уңышсыз уздырган Гитлерга каршы һөҗүмдә (20.07.1944) катнашучылар – күп санлы немец фельдмаршаллары, генераллар, адмираллар, дипломатлар һәм офицерлар (аларның күбесе графлар һәм бароннар булган) биредә җәзаланган.

Җәзаланучыларның туганнары «башкарылган хезмәт» өчен зур суммада акча түләргә тиеш булган. Хөкем карары чыгарган судья 3000 рейхсмаркага тигез булган еллык пособие алган, йөк ташу буенча эре бизнеска ия булган элеккеге кочегар, катыйль (палач) Вилли Ретгер (Wilhelm Friedrich „Willi“ Röttger) һәр җәзалап үтерелгән кеше өчен хөкүмәттән 60 рейхсмарка алып барган, аның кул астындагылар сигезәр папирос алган, үтерелгәннәрнең туганнарыннан 300 рейхмарка таләп иткәннәр.

Плетцензее төрмәсендә Юлиус Фучик, Вера Оболенская, Морис Баво, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Харро Шульце-Бойзен, Юлиус Лебер, Эрвин фон Вицлебен, Вернер фон дер Шуленбург, Иоганн Нобис, Георг Александр Хансен, Ойген Больц, Йозеф Вирмер, Эрих Гёпнер, Карл Фридрих Гёрделер, Альфред Дельп, Пауль Лежен-Юнг, Вильгельм Лёйшнер, Вилли Леман, Рудольф фон Маронья-Редвиц, Хельмут Джеймс фон Мольтке, Артур Небе, Вольф-Генрих фон Хелльдорф, Йоханнес Попиц, Карл Венцель, Эрих Фельгибель, Рейнгольд Франк, Ульрих фон Хассель, Клара Шаббель, Ильза Штёбе, Карл фон Штюльпнагель, Курт Шульце, Арвид Харнак, Медардо Гриотто, Фриц Тиль, Отто һәм Элиза Хампель һәм башка күп кенә нацизм корбаннары җәзаланган.

Әдәбият үзгәртү

  • Victor von Gostomski, Walter Loch: Der Tod von Plötzensee. Erinnerungen, Ereignisse, Dokumente 1942—1944. Bloch, Frankfurt am Main 1993, ISBN 978-3-929686-00-5.
  • Historische Kommission zu Berlin, Helmut Engel u. a. (Hrsg.): Charlottenburg. Band 1: Die historische Stadt. Nicolaische Verlagsbuchhandlung, Berlin 1986, ISBN 3-87584-167-0.
  • Brigitte Oleschinski: Gedenkstätte Plötzensee. 2. Auflage. Gedenkstätte Deutscher Widerstand, Berlin 1995, ISBN 3-926082-05-4, PDF.
  • Rüdiger von Voss, Gerhard Ringshausen (Hrsg): Die Predigten von Plötzensee. Zur Herausforderung des modernen Märtyrers. Mit Geleitwort von Wolfgang Huber und Robert Zollitsch. Lukas Verlag, Berlin 2009, ISBN 978-3-86732-064-1.
  • Thomas Waltenbacher: Zentrale Hinrichtungsstätten. Der Vollzug der Todesstrafe in Deutschland von 1937—1945. Scharfrichter im Dritten Reich. Zwilling-Berlin, Berlin 2008, ISBN 978-3-00-024265-6.

Сылтамалар үзгәртү