Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Абдулла Алиш, Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев[4] (15 сентябрь 1908(1908-09-15), Көек, Пичкас вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе25 август 1944(1944-08-25) (35 яшь), Плетцензее төрмәсе музее, Берлин, Өченче рейх) — татар язучысы, балалар өчен әкиятләр иҗат итә, Муса Җәлилнең көрәштәш дусты.

Абдулла Алиш
Туган телдә исем Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев
Туган 15 сентябрь 1908(1908-09-15)
Көек, Куйбышев районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (35 яшь)
Плөтцензее, Берлин, Өченче рейх
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Яшәгән урын Мергасов йорты[1]
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре язучы
Җефет Рокыя (?-1993)
Балалар уллары Алмаз (1935),
Айваз (1938-1976)[2]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[3]
Сайт http://alish.ru/

 Абдулла Алиш Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Абдулла Алиш

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, балалар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөньяга чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылулары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Беренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Күпме кәгазь языла безнең хакта, Бәлки, кабат аны укырлар, Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Кереш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете чен бирергә.


  «Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык,— дип яза ул үзенең бер хатында.— Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...».  

А. Алиш туган иленә әйләнеп кайта алмаган. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай аларның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокланып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһарманнарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы булуларын раслый бит.

Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плөтцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелә (Җәлилчеләр). 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла.

Иҗаты үзгәртү

Балалар өчен «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935), «Минем абый» (1940) исеамле хикәяләр, «Ана әкиятләре» (1941), «Әкиятләр» («Сказки», 1959) исемле җыентыклар. Пьесалар. «Сайланма әсәрләр» (1969).

Абдулла Алиш, балаларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укытучылары итеп, Алишны сагынып искә алмаган.

Хатирә үзгәртү

 
Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Абдулла Алиш темасы буенча бит бар

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://intertat.tatar/madaniyat/mergasov-yorty-taushalgan-khyyal-yorty-yaki-r-kh-t-kunakkhan-send-sergey-bel-n-t-n-kungan-tatar-kyzy/
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  3. Михаил Черепанов. Служили примером для французских партизан. «Казанские ведомости», 24.08.2011
  4. Алиш (Алишев) Абдулла (Габдуллаҗан) Габделбари улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 14нче бит
  5. Болгарда Абдулла Алиш музее. tatar-inform.ru