Ольга-Александра Бажанская-Озаркевич


Ольга-Александра Бажанская-Озаркевич (укр. Бажанська-Озаркевич Ольга-Олександра Порфирівна ; 30 декабрь,1866, Львов - 15 июль, 1906 ел, Закопане ) - Украина пианисты, фольклорчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе. Озаркевичта кияүдә.

Ольга-Александра Бажанская-Озаркевич
Туган 30 декабрь 1866(1866-12-30) яки 1866
Львов, Австрия империясе
Үлгән 15 июль 1906(1906-07-15)
Закопане[d], Галиция һәм Лодомерия кыйраллыгы[d], Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан
Күмү урыны Лычакив зираты[d]
Һөнәре пианист
Ата-ана

Әдәби тәхәллүсләре — «Оксана», « Олеся Б.»

Биографиясе үзгәртү

Ольга-Александра Бажанская 1866 елның 30 декабрендә Львовта туган. Композитор, музыка белгече, язучы, фольклорчы Порфирий Бажанскийның кызы .

1885 елда Львов укытучылар семинариясен тәмамлый. Ул музыкага әтисе И. Гуневичтан (Львов) өйрәнә. Семинарияне тәмамлагач, Сороки авылында һәм Городок шәһәрендә укыта, фортепианода уйнарга өйрәтә.

Ольга-Александра Бажанская хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнаша. 1891 елда Львовтагы "Боян" музыка-хор җәмгыятен оештыручыларның берсе була.

1906 елның 15 июлендә Закопане шәһәрендә үлә. Львовта Лычаков зиратында күмелгән .

Концерт эшчәнлеге үзгәртү

1892-1900 елларда Бажанская-Озаркевич "Боян" җәмгыятендә Тарас Шевченкога һәм Маркиан Шашкевичка багышланган концертларда пианист буларак чыгыш ясый.

Ул Соломия Крушельницкая (1892, 1894, Н.Лысенконың «Ой люли, люли», «Ой мисяцю, мисяченьку», Денис Сичинскийның «В гаю, гаю»), Мария Павликов, Иван Скалиш һәм башка җырчыларның концертларында аккомпаниатор була.

Бажанская-Озаркевич репертуарында украин һәм чит ил композиторларының фортепиано әсәрләре, аерым алганда, Николай Лысенко, Фредерик Шопен, Ференц Лист, Роберт Шуман әсәрләре бар.

"Украина тикшеренүләре энциклопедиясе" буенча, Ольга-Олександра Баҗанская - Галициядә беренче украин профессиональ пианисты.

Композитор Остап Нижанковский «Над озером» (1894) әсәрен Бажанская-Озаркевичка багышлаган.

Әдәби эшчәнлеге үзгәртү

1887 елда "Первый венок" альманахында "Кондрат" новелласын (солдатның авыр язмышы турында), "Когда-то было" шигыре басыла.

1891 елда «Народ» журналында ул чактагы җәмгыятьтә зыялы хатын-кыз язмышына багышланган “5. V 1891 ”повесте дөнья күрә.

Поляк язучысы Владислав Оркан әсәрләрен тәрҗемә итә («Полдник», «Отступник», «Ясная Поляна», «Над Бердом» хикәяләре).

Сорокида халык мәкальләрен туплый, аларны Иван Франко «Галицко-русские присказки» җыентыгына кертә (1901-1910).

Баҗанская-Озаркевич язган җырлар Порфирий Баҗанский төзегән «Народные галицкие мелодии» җыентыгына кертелгән.(Львов, 1905-1912, 1-10 киcәкләр).

Әдәбият үзгәртү