Нурлан Балгымбаев

Нурлан Өтеп улы Балгымбаев (каз. Нұрлан Өтепұлы Балғымбаев; 1947 елның 20 ноябре, Гурьев, Казакъ ССР, ССРБ2015 елның 14 октябре, Атырау, Казакъстан) — Казакъстан дәүләт эшлеклесе, Казакъстан Республикасы премьер-министры (1997—1999)[3]. Казакъстан Республикасы Президенты киңәшчесе (2007—2009), Каспий диңгезе ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча Казакъстан Республикасының махсус вәкиле. К. И. Сатпаев исемендәге Казакъ милли техник университетының мактаулы профессоры[4].

Нурлан Балгымбаев
Туган телдә исем каз. Нұрлан Өтепұлы Балғымбаев
Туган 20 ноябрь 1947(1947-11-20)[1]
Атырау, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Үлгән 14 октябрь 2015(2015-10-14)[2][1] (67 яшь)
Атырау, Казакъстан
Үлем сәбәбе яман шеш
Ватандашлыгы  СССР
 Казакъстан
Әлма-матер Казакъ милли техника университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, инженер
Сәяси фирка Партия народного единства Казахстана[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Нурлан Балгымбаев 1947 елның 20 ноябрендә Казакъ ССРның Гурьев шәһәрендә туа. 1973 елда «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру буенча тау инженеры» белгечлеге буенча Казакъ политехника институтын тәмамлый.

1973 елдан 1986 елга кадәр республиканың нефть тармагында эшли. «Мангышлакнефть» җитештерү берләшмәсе операторыннан (1973—1977) «Эмбанефть», ә аннары «Актүбәнефть» берләшмәсе баш инженерына юл үтә. 1986—1992 елларда Мәскәүдә ССРБ нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының кайбер баш идарә башлыклары урынбасары булып эшли. 1992—1993 елларда Бостонда (АКШ) Массачусетс университетында укый.

1993—1994 елларда Chevron компаниясендә стажировка уза һәм эшли (Сан-Рамон, АКШ).

1994 елның октябреннән 1997 елның мартына кадәр — Казакъстан Республикасының нефть һәм газ сәнәгате министры. 1997 елның мартыннан — «Казахойл» милли нефть-газ компаниясе президенты.

1997 елның октябреннән 1999 елның 1 октябренә кадәр — Казакъстан Республикасы Премьер-министры.

1999 елның октябреннән яңадан «Казахойл» президенты. 2002 елның мартында «Казахойл» АҖ һәм «Нефть һәм газ транспорты» АҖне берләштерү юлы белән «КазМунайГаз» АҖ төзелгәннән соң Нурлан Балгымбаев эшсез кала. Балгымбаев, Нурсолтан Назарбаев тәкъдим иткән вазыйфаларны кире кага һәм республикада шәхси нефть компаниясе төзү нияте турында игълан итә. 2002 елдан 2007 елга кадәр — «Казахстан нефть инвестиция компаниясе» АҖ президенты.

1999 елның ноябреннән 2004 елның апреленә кадәр — Херсон нефть эшкәртү заводы (Украина) директорлар советы әгъзасы. 2002 елның апреленнән 2004 елның маена кадәр — Nelson Resources Ltd хосусый нефть компаниясенең директорлар советы әгъзасы.

2007 елның 6 декабрендә Казакъстан Республикасы президенты киңәшчесе, ә 2008 елның 21 февралендә — Казакъстан Республикасы президенты киңәшчесе[5], Казакъстан Республикасының Каспий диңгезе ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча махсус вәкиле итеп билгеләнә[6].

2009 елның декабреннән — «КазМунайГаз» АҖ һәм «Eni» Италия компаниясе арасында килешүне гамәлгә ашыру максатларында төзелгән «КМГ төзелә торган предприятиеләре дирекциясе» АҖ генераль директоры.

Нурлан Балгымбаев 2015 елның 14 октябрендә Атырау шәһәрендә озакка сузылган авыру нәтиҗәсендә вафат була. Нәсел зиратында җирләнгән[7].

Иҗтимагый эш үзгәртү

1999—2002 елларда Казакъстан бокс федерациясе президенты буларак, илдә әлеге спорт төрен үстерү өчен күп көч куйган. Аерым алганда, аның инициативасы буенча, XXVII Бөтендөнья Җәйге Олимпия уеннары алдыннан Казакъстанда Куба җыелма командасы белән берничә матч уздырыла. Шулай ук, Нурлан Балгымбаев инициативасы һәм ярдәме белән 2002 елда Астана шәһәрендә бокс буенча Дөнья кубогы уза[8].

Гаилә үзгәртү

Әтисе — Балгымбаев Өтеп (1917—1966) — совет партия хезмәткәре, Фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Байрак Хезмәт, «Хөрмәт Билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Әнисе— Сарсәнова Батән — 1940 елда педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Гурьев, Шевченко, Доссор һәм Колсарыда төрле мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Абыйсы — Балгымбаев Макаш (1931—2005) — Совет һәм Казакъстан геологы, ССРБның Мактаулы нефтьчесе (1981).

Бүләкләр һәм исемнәр үзгәртү

  • II дәрәҗә «Барыс» ордены (2013)[9]
  • II дәрәҗә «Барыс» ордены (1999)
  • «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 20 ел» юбилей медале (2011)[10]
  • «Астанага 10 ел» юбилей медале (2008)[11]
  • Сатпаев исемендәге Казакъ милли техник университетының мактаулы профессоры (2003).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. http://www.nur.kz/922572-skonchalsya-byvshiy-premer-ministr-kaz.html
  3. О НАЗНАЧЕНИИ БАЛГИМБАЕВА Н.У. ПРЕМЬЕР - МИНИСТРОМ РЕСПУБЛИКИ КАЗАХСТАН. www.kazakhstan.regnews.org. әлеге чыганактан 2019-05-11 архивланды. 2019-05-11 тикшерелгән.
  4. Балгимбаев Нурлан Утебович (персональная справка) - Параграф-WWW мобильная версия. online.zakon.kz. 2019-05-11 тикшерелгән.
  5. http://azh.kz/ru/news/view/448 | Нурлан Балгимбаев назначен советником президента РК
  6. http://www.inform.kz/rus/article/2214130 2018 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. |Нурлан Балгимбаев освобожден от должности советника Президента РК и спецпредставителя РК по вопросам использования ресурсов Каспия
  7. TODAY.KZ. Нурлана Балгимбаева похоронили на родовом кладбище в Атырау. Today.kz. әлеге чыганактан 2019-05-11 архивланды. 2019-05-11 тикшерелгән.
  8. «Бронзовый» загар под солнцем Астаны. Кубок мира-2002. Советский спорт. 2019-05-11 тикшерелгән.
  9. Назарбаев вручил госнаграды министрам и акимам | NUR.KZ
  10. Указ Президента Республики Казахстан № 112 от 10 ноября 2011 года(үле сылтама)
  11. зидент РК наградил руководителей госорганов юбилейной медалью, приуроченной к 10-летию Астаны

Әдәбият үзгәртү

  • Балгимбаев, Нурлан Утепович // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7.